Батып үлгән 13 яшьлек кыз турында: «Ул ярдәм сорап кычкырды, өлгермәдек…»

-- Лейла

«Уку алдынгысы, бик шаян, биергә ярата иде», — ди аның турында дуслары.

Агыйдел буенда, йөзү өчен җиһазланмаган урында су коенып, 13 яшьлек укучы кыз батып үлгән. Коткаручылар кызның гәүдәсен шундук судан чыгара алмаган, шуңа күрә эзләүләрне икенче көнгә күчерергә туры килгән.

13 яшьлек мәктәп укучысы Елена С. (монда һәм алга таба балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелде — Ред.). Кызлар сөйләвенчә, Лена дус кызлары белән комлы карьер төбәгенә су коенырга киткән, тик кыз көчле агымга каршы тора алмаган, су да салкын булган — һәм үсмер су астына киткән. Пляжда ял иткән кешеләр Ленага ярдәм итәргә һәм аны судан чыгарырга тырышкан, ләкин килеп чыкмаган, кыз батып үлгән.

— Ул ярдәмгә чакырды, ләкин соң иде инде. Кешеләр аңа кадәр йөзеп килергә өлгермәде, — дип сөйли һәлак булган кызның танышы Марк Т.

Килеп җиткән коткаручылар гәүдәне судан алырга тырышып карый, ләкин көчле яңгыр ява башлаган, шуңа күрә эзләүләрне күчерергә туры килгән.

Шәһәр халкы һәлак булган укучының әти-әнисенең кайгысын уртаклаша һәм фаҗиганең теләсә кайсы вакытта кабатланырга мөмкин булуын искә төшерә — Бөредә коткаручылар булган пляжлар юк бит, шуңа да төрле җирдә коенырга туры килә.

— Шәһәрдә коткаручылар һәм коену өчен хәвефсез урын булган җиһазландырылган пляж булмау — күп кенә үлемнәрнең сәбәбе. Кем мондый пляж ясарга тиеш? Бәлки шәһәр хакимиятедер? Пляжны ашыгыч рәвештә төзүдә ихтыяҗ тусын өчен күпме бала батырга тиеш? — ди урында яшәүче Руслан Г.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле