Дилә Нигматуллина: «Безгә дә килеп җитте. Хастәханәләрдә урын юк…»

-- kadria
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Дилә Нигматуллина инстаграм битендә коронавирусны җиңеп чыккан дусты турында сөйләде.

«Бу эпедемия башлангач, интернет киңлекләрендә төрле фикерләр йөрде. Кемдер бу вирусның барлыгына бөтенләй ышанмады, ниндидер «масонский заговор» дигән булды. Италиядән видеолар килә башлагач, бераз фикер үзгәрде. «Нуууу, әйеее, ул вирус бардыр инде, ләкин бездә баребер аларныкы кебек булмас», — диделәр. «Италиядә халык саны күп (плотное население), олы яшьтәге кешеләр дә күп, нигездә, медицина түләүле, бик үк якшы хәбәр булып чыкмады (шундый вариантлар да бар иде)», -дип яздылар.

Менә безгә дә килеп җитте… Хастәханәләрдә урын юк. Ә анда бит бииик авыр хәлдәгеләрне генә салалар. Бик күп кеше амбулаторно дәвалана. Көн саен коронадан йә бер танышның әтисе, йә икенченең әнисе үлеп китте дигән хәбәр килә😞 Ә кайберәүләр әле дә ышанмый!

Менә ачык мисал: каршыгызда короновирус белән бик каты чирләгән һәм чак кына исән калган врач. Ә бит андыйлар 18 хастәханәдә бик күп, бөтенесе каты авырмасалар да, алар хәлнең чынбарлыкта нинди икәнен төгәл беләлэр☝🏻».

Дилә Нигматуллина табибны Туган көне белән дә котлап уза.

«Бүген Руслан Азатовичның @mukhamadievru туган көне!🙌🏻 Мин аны бүген котламыйча булдыра алмадым. Бик хөрмәт итәм, сокланам! Әгәр дә миннән сорасалар: чын табиб нинди булырга тиеш дип?, — мин хичшиксез :»Руслан Азатович кебек «,-дип әйтер идем. Ул бик мактаганны яратмый инде☺️Мин үз эшемне башкарам гына дип җавап бирә. Шуның өчен әйдәгез әле комментарийларда бөтен табибларга да алкышлап алыйк. Алар моңа чын-чынлап лаек!!!👏🏻👏🏻👏🏻!

Инстачылар Дилә Нигматуллинаның сүзләренә кушыла. Табибларга сәләмәтлек, җаваплы эштә уңышлар теләп калалар.

 

Бәйле