Коронавируслы укучыны БДИ тапшырырга ничек уздырганнар?

-- kadria

Коронавируслы укучы БДИ тапшырырга килгән. 

Хәзер аның әти-әнисенә дә, үзенә дә янаулар башланган.
Ямал-Ненец автономияле округының Тарко-Сале шәһәрендә балада һәм башка гаилә әгъзаларында коронавирус була торып, укучыны әти-әниләре БДИ тапшырырга җибәргән. Әлеге мәгълүматны тиешле органнар тикшерә. Бу хакта Znak.com. хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, авыру гаиләдә симптомсыз узган, әмма “Роспотребнадзор” үзизоляцияләү турында карар биргән, ә укучының ата-анасы аны бозган.
ЯНАО мәгариф департаменты инфекцияле укучы белән элемтәгә кергән кешеләргә карата чикләү чаралары турында карарны “Роспотребнадзор” кабул итәчәк, дип белдерә.
Моннан тыш, бу хәл социаль челтәрләрдә дә актив тикшерелә. Әлегә әти-әнисенең авырып киткән үсмерне ни өчен имтиханга җибәрүе ачыкланмаган, әмма челтәрдән файдаланучылар аны җәберли башлаган. Мәгариф департаментында чыгарылыш сыйныф укучысына һөҗүм итү урынсыз, ә төбәктә БДИ үткәрүне өзү өчен шартлар юк, дип ассызыклыйлар.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле