Булгария фаҗигасендә исән калган Ильмира Әгълиева: “Ул хәлләрне мәңге оныта алмам”

-- Лейла

Бүген, 10 июль “Булгария” теплоходы батканга 9 ел булды. Еллар узса да, күңел яралары әле дә төзәлми, ди якыннарын югалтканнар. Арча районының Айван авылында гомер итүче Хәйретдиновлар быел коронавирус таралу сәбәпле, Сөйкигә бармаганнар. Иң мөһиме – якыннарыбыз йөрәктә, ди алар. 
Габделхәй абый белән Дания апаның ике баласы үз гаиләләре белән чыгып китә ул сәфәргә.Улы Айнур белән килене Райлә, кызы Ильмира белән кияве Альбертның исәбе, әзрәк ял итеп, дөнья күреп кайту була. Бер гаилә судан исән чыкса, икенчеләрен коткарып булмый. Теплоход бата башлагач, башта Альберт абый хатыны Ильмираны алып чыга, аннан кире туганнарын эзләп керә. Тик Айнур белән Райләне таба алмый. Гәүдәләрен күргәнчегә кадәр аларны исән дип көтәләр.
Кичә Ильмира апа үз өендә туганнарының ашын уздырган. “Рухлары сөенеп ятсын”, – ди ул. – Уллары Алмаз җиденче сыйныфка бара. Шулкадәр тәртипле, сүз тыңлаучан, гадел, кешелекле, ярдәмчел булып үсеп килә. Әби –бабасына зур терәк ул. Безгә дә килеп йөри. Җизнәсе дә энебезгә бар җылысын, назын бирергә тырыша. Балыкка йөртә. Үзе дә безнең өчен өзелеп тора.
Нәселләрендә ирләр ашарга пешергәне булмаса да, Алмазның ризыклары телеңне йотарлык икән.
– Камырга оста. Кичә ашка әзерләнгәндә, табын әзерләүче апаларына тиз генә пирог пешереп ашатты. Оста, бик оста. Пешерү кирәк яракларын да алдыра башлаган. Әле менә он или торган стакан төсле генә савыт бар икән. Бабасы аңа алган. Миңа да кирәк иде ул, дип ычкындырдым. Бүген шалтыратып ята, бабасына әйтеп миңа да алдырткан. Менә шуңа да сөенәм инде, – ди Ильмира апа.
Алмаз әти-әнисен бик сагына. Әмма зур егет булгач, инде елап утырмый. Күбрәк бу хакта сөйләшмәскә тырыша, ди. Зиратка да бик сирәк бара икән. Туганнары аны бик ярата. Яшел Үзәннән апасы Дилә кайтып йөри. Бар тормышлары әле дә Алмаз тирәсендә әйләнә. Ә менә Ильмира апа белән Альберт абый әби-бабай булган. Уллары өйләнеп, оныклы иткәннәр.
– Алмаз белән кызым Гүзәл бер яшьтә. Сөйләшеп сүзләре бетми. Алмаз абыйларын да якын итә. Шөкер, туганлыгыбыз көннән-көн ныгый. Хәер, Алмаз үз балабыз төсле безгә. Алдагы көндә бәхете булсын, озын гомерле, сау-сәламәт яшәсен дип телибез, – ди Ильмира апа. – Киткәннәрне кайтарып булмаса да, без аларны гел сагынып искә алабыз. Истән чыгарганыбыз юк. Риза-бәхил булып ятсыннар. Ә без исә, Алмаз бәхетле булсын өчен барысын да эшләрбез.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий