Казанда кызлар Кол Шәриф мәчете янында әдәпсез биюләр башкара [видео]

-- Лейла

Социаль челтәргә шәһәр үзәгендә төнге кичәдә бию видеосы эләкте.
Казанлылар инде төнге яшьләр кичәләренә күнеккән кебек тоелса да, бу юлы яшь буынның Кол Шәриф мәчете фонында төнге биюләр биюе халыкны шаккатыра.

10 июль иртән Казан пабликлары киңлекләрендә видеоролик пәйда булды, анда ике яшь кыз мәчет фонында тверк ясап, динамик музыка астында «кыздыра». Видео социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасында ризасызлык уятты.

Тик шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,яшьләрне яклап чыгыш ясаучылар да аз түгел.

Элегрәк KazanFirst яшьләрнең Казан Кремле янында төнге кичәләргә җыелуын хәбәр иткән иде.

 

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле