Айдар Фәйзрахмановның гаиләсенә кайгы килгән

-- Лейла

Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә озакка сузылган каты авырудан вафат булган.

Аңа көз көне 60 яшь туласы булган. Мәрхүмәне бүген, 11 июльдә, Арча районы Урта Бирәзә авылында җирлиләр. Айдар абыйга һәм аның гаиләсенә сабырлык телибез. Халисә апаның урыны оҗмахта булсын!

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий