Үсмер укытучысын таларга өенә керә һәм пычак белән…

-- kadria

Вакыйга һич уйламаганда коточкыч фаҗига белән тәмамланган.

Новосибирск өлкәсенең Смоленский поселогында 8нче сыйныф укучысын мәктәпнең завучын үтерүдә гаепләп кулга алганнар. Бу хакта “Вести Новосибирска» хәбәр итә.

Фаҗига 9 июль төнендә булган. Хокук сакчылары фаразы буенча, үсмер хатынны таларга уйлый, моның өчен аның торагына үтеп кергән. Күрәсең, ханым, шау-шудан уянып, укучыны тоткарларга маташкан, шунда ул аңа берничә тапкыр пычак белән чәнечкән. 56 яшьлек укытучы шунда ук җан биргән.

Полиция хезмәткәрләре үсмерне калдырган әйберләре — перчаткасы һәм кроссовкасы аркасында оператив тоткарлый алган. Ул җинаять кылуда гаебен таныган. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, укучы кулга алынган.

Фото: vladtime.ru

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле