Татарстан укытучылары 1 миллион сум акча алачак

-- kadria

«Земский учитель» конкурсында җиңгән Татарстан педагоглары 1әр миллион сум акча алачак.
Федераль программада катнашу өчен иң күп гаризалар Татарстан укытучылары тапшырган.

«Земский учитель» конкурсына Россиянең 21 регионыннан 68 педагог документлар тапшырган. Шуларның 18ен Татарстан укытучылары җибәргән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Земский учитель «федераль программасының конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде инде – алар илнең төрле төбәкләреннән 13 укытучы булды, шуларның дүртесе-Татарстан укытучылары.

  • 10-20 июль көннәрендә педагоглар администрация һәм коллектив белән танышу, биш ел дәвамында эшкә урнашырга ризалык бирү өчен үзләре сайлаган мәктәпләргә чыгарга тиеш. Дәүләт ярдәме чарасы сыйфатында аларның һәркайсы бер миллион сум күләмендә акча алачак, — дип билгеләп үттеләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, «Земский учитель» федераль программасының инициаторы Владимир Путин булды. Инициативаның максаты-Россия төбәкләренең ерак районнары һәм авыл мәктәпләре укытучыларына дәүләт ярдәме күрсәтү.

Чыганак: KazanFirst

Бәйле