Автомобиль туристларны, палаткаларны изеп узган

-- kadria

Бу хәл бүген иртәнге сәгать 10да Дәүләкән районында, Аслыкүл янында булган.

59 яшьлек машина йөртүче «SKODA Fabia» автомобилендә тау битенә менеп туктый. Тик ул машинадан чыккач, автомобиль хәрәкәткә килә. Машина йөртүче транспорт чарасын туктатам дип, үзе дә җирдән шуышып бара.

Тизлек туплап, автомобиль туристлар, шул исәптән балалар ял иткән берничә палатканы таптап киткән. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.
Шаһитларның кычкыруларыннан кешеләр автомобильдән читкә китәргә өлгергән. Бер палатканы улы белән ир чыккан мизгелдә «Scoda» таптап узган. Аннары автомобиль «Ford» машинасына бәрелеп туктап калган.
Водитель айнык булган.

Чыганак: Кызыл Таң
Фото: bashnews.ru

Бәйле