Бала җирләгәндә елап җибәргән…

-- kadria

Һиндстанның Гогунда шәһәрендә яңа туган кызны үле дип танып, җирләргә булганнар.

Бала пәнҗешәмбе көнне, 9 июльдә, дөньяга килгән. Яшь ананың бианасы әйтүенчә, бала туган төндә сменадагы шәфкать туташы кызны үле дип тапкан, аны полиэтилен пакет белән каплаган һәм әнисенә биргән.

Бала табучы хатынның гаиләсе шәфкать туташының сүзләренә ышана һәм мәетне җирләү өчен ала. Кызның әтисе һәм тагын бер туганы кабер казыганда бала елый башлый. Әти-әниләр янә медицина үзәгенә ашыга. Табиблар яңа туган баланы округ дәваханәсенә илтү өчен ашыгыч ярдәм чакырта, тик машина сәгать ярымнан соң гына килә. Ул вакытта сабыйның хәле начарлана һәм ул үлә.

Баланың туганнары медицина үзәге хезмәткәрләрен ваемсызлыкта гаепли. Алары исә, баланың үлемен теркәмәүләрен раслап, үз гаепләрен инкарь итә. Аларның сүзләренә караганда, туганнары яңа туган баланы аларга хәбәр итмичә алып чыгып киткән.

Медүзәк хезмәткәрләренең берсе билгеләп үткәнчә, сабый җитлекми туган булган, һәм мондый очракларда балалар кайвакыт тугач та еламый икән.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле