Синоптиклар Татарстанда һава торышы үзгәрәчәге турында кисәтте

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанның кайбер районнарында яшен, яңгыр һәм җил көчәю турында кисәтте.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 15 июльдә республика территориясендә урыны белән 15-20 м/с га кадәр көчле җил, яшен көтелә. Төнлә урыны белән көчле яшенле яңгыр явачак, яшен вакытында 23 м/с га кадәр көчле җил фаразлана.
көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.

15 июльдә көндез республика эссе һәм тотрыксыз һава массасында булачак-һава 32-37 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле