Казанда ике сәүдә үзәге өлешчә эшли башлады: яңа кагыйдәләр буенча нинди кибетләр ачыла?

-- Лейла

Анда бары тик урамнан аерым керү урыны булган кибетләр генә эшли
Билгеле булганча, Казанда коронавирус пандемиясе аркасында ябылган ике сәүдә үзәге өлешчә эшли башлаган. Сүз «Горки Парк» СҮ һәм ЦУМ турында бара.

Аларда, кагыйдәләр буенча, урамнан аерым керү урыны булган 800 квадрат метр мәйданлы кибетләр генә эшли башлаган.

Элегрәк сатып алучыларны «Парк Хаус», «МЕГА», «Тандем» һәм «Кольцо»сәүдә үзәкләрендә кайбер сәүдә нокталары кабул итә башлаган иде инде.

Искәртеп узабыз, чикләүләр акрынлап бетүгә карамастан, Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр өчен мәҗбүри изоляцияләүне 26 июльгә кадәр озайттылар.

Чыганак: КП
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий