Шаккаттыргыч күренеш: җәй уртасында кар ява [фото]

-- kadria

Җәйнең кызган чагында Красноярск краенда кар яуды. Бу бик сирәк күренешне Саяно-Шушенский тыюлыгы хезмәткәрләре күзәтте.

Чын аномалия, моңа гаҗәпләнәләр алар. Апрель уртасыннан бирле тыюлыкта эсселек -плюс 30 градуска кадәр. Ә июльдә кыштан сюрприз-кар яуды! Ни генә әйтсәң дә, кызу яздан соң җәй көйсез булып чыкты: көн саен яңгыр, яшенле яңгыр, әле җил һәм град. Әле кайбер җирләрдә корылмаларны, град белән, вак таш кебек җимерде, су басу да булды.

Ә тыюлыкның төньягында шушы көннәрдә кар яуды. 8 сәгать чамасы тәнәфессез эре булып яуды, инспекторлар шаккатты. Җир 5 сантиметрлы кар катламы белән капланды. Өстәвенә, бу вакытта урамда градус артык иде..

  • Кар алдыннан берничә көн яңгыр яуды, — дип билгеләп үтәләр тыюлыкта. — Аңлашыла, мондый һава яхшы ягы аз. Ә монда әле кар ява! Икенче яктан, җәй көне кар яуганын күрдем дип әйтеп була, килешәсезме?

Фәнни хезмәткәрләр сүзләренә караганда, июль аенда кар – бигрәк тә диңгез дәрәҗәсеннән мең ярым метр биеклектә – уникаль нәрсә. Әлбәттә,ак » тун » тиз эрегән, ләкин сирәк фото һәм видео ясарга мөмкинлек булган.

Фото: Комсомольская Правда

Чыганак: Комсомольская Правда

 

Бәйле