Кемнәр коронавируска иң аз бирешүчән булып санала?

-- kadria

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының техник төркем башлыгы Мария Ван Керкхове кемнәрнең вируска аз бирешүчән булуын әйткән.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 яшькә кадәрге балалар коронавируска сирәк бирешә. 10 яшьтән олырак булганнар да яшүсмерләр һәм 20 яшьтән узганнарга караганда сирәгрәк авырый ди. Аларга вирус эләгергә мөмкин, әмма авыру җиңел формада уза. Балаларның вируска антитәнчекләрен өйрәнгәннән соң, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Хәзер алар вирусның балалар арасында бер-береннән тараламы-юкмы икәнен өйрәнә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле