Хатынны 35 яшьлек ир үтерүе ачыклана. Бу хәл Омск шәһәрендә булган.
Йөкле хатынны үтерүдә шикләнелүче ир башта Омск шәһәрендә яши. Биредә ул транспорт институтын тәмамлый, Омск тимер юлларында эшли. Аннары Мәскәүгә күченеп китә.
Бу ир тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, йөкле хатын аңа шалтырата һәм баланың атасы булуын әйтә. Ир әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Омск шәһәренә кайта.
«Ул мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен махсус кайта. Алар фатирда икесе генә була. Хатын бу иргә баласы туачагын, бала аныкы булуын белдерә. Хатын ирне җаваплы булырга чакыра, бала өчен алимент түләргә кирәклеген әйтә. Төнге икеләр тирәсендә болар талаша башлый. Ирнең ачуы чыга һәм ул йөкле хатынга торба белән берничә тапкыр суга», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.
Шуннан соң ир хатынның мәетенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Үзе фатирдан чыгып кача. Икенче көнне көндезге уннар тирәсендә аны тоткарлыйлар һәм сак астына алалар.
Чыганак: Кызыл Таң