Татарстанда 1 августтан газ бәясе артачакмы?

-- kadria

1 августтан Татарстанда табигый газга ваклап сату бәясен 1 куб. м өчен 5,89 сумга кадәр күтәрәчәкләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, газ бәяләре 3% тан артмаячак. Бәяләр «Газпром «ҖАҖ һәм аның аффилирлы затлары тарафыннан табыла торган газга күпләп сату бәяләрен раслау турында» Федераль монополиягә каршы хезмәтнең боерыгы нигезендә күтәреләчәк. Хәзер Татарстанда газ бәясе 1 куб. м өчен 5,72 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, июль аеннан ТКХ бәясе 4% ка артты.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле