Елга агымы агызып алып китә: соңгы мизгелдә ботакка тотынып өлгерә

-- kadria

Яңавыл районында җиде яшьлек бала фаҗигагә тарыган.

Шушы районда яшәүче 21 яшьлек Айдар Рамазанов чын батырлык кылган: ул, үз гомерен куркыныч астына куеп, баткан баланы коткарган.

Бүген Татар Урадасы авылыннан ерак түгел булган бу хәл. Җиде яшьлек кыз Буй елгасында уйный, әмма елга агымы сабыйны ега һәм ярдан агызып алып китә. Соңгы мизгелдә бала агач ботакларына тотынып өлгергән, әмма көче бетә башлаган…
Шаһитлар коткаручыларга шалтыраткан, ләкин Айдар Рамазанов аларны көтмәгән. Ул уйлап-нитеп тормый суга ташлана, каршы ярга барып җитә һәм сабыйга ярга чыгарга ярдәм итә. Кыз бик нык курка, әмма су йотарга өлгерми, табиблар аны әти-әниләренә тапшыра.
Коткаручылар суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә, өстәвенә, көн саен республика сулыкларында дистәләрчә кеше батып тора. Махсус җиһазландырылмаган пляжлардан ераграк торырга һәм бигрәк тә балаларны игътибар белән күзәтергә кирәк.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле