Коронавирустан терелүче: «Минем үләсем килде, яшәү теләге бетте…»

-- kadria

Күпләп җыелышырга тотындык, сулыклардан кайтып кермибез, баштарак йөздән төшмәгән битлекләрне дә булсынга гына дип, колак очына элә башладык. Ә коронавирус – янәшә. Тәкъдим ителгән саклану чараларына көлемсерәп карау бик аяныч хәлләргә китерә: хастаханәләр сырхаулар белән тулы, табиблар көне буе аяк өстендә, үлүчеләр дә арта…

Үлем белән алыш

Сәяси уен да, кемдер махсус уйлап тапкан авыру да түгел. Коронавирус яшькә дә, дәрәҗәгә дә карамый, берәүне дә аямый – шуны аңларга күптән вакыттыр. Тик моны дәлилләр өчен күпме авыру һәм шуннан вафат булучылар саны кирәктер… Чир белән йөзгә-йөз очрашкан кешеләрнең  дә күбесе, ни кызганыч, баштарак аның барлыгына ышанмый йөрүчеләр һәм саклык чараларына төкереп караучылар.

Казаннан Римма Мөбарәкҗанова коронавирусның ни дәрәҗәдә зәһәр булуын яхшы аңлый хәзер. Гаиләсе кичергәннәрне ачынып сөйләде ул.

  • Атнага бер 89 яшендәге әтиебезне юындырырга ярдәм итәргә энем белән абый килә иде. Чир энебездән йокты. 6 июньдә булды бу. Бер көннән соң, энемнең температурасы күтәрелде. 10 июньдә әти белән әни чирләп китте. 12 июньдә миңа йокты. 16 июньдә исә әти мәңгелеккә күзләрен йомды… – диде Римма ханым. Ул исә 86 яшьлек әнисе белән чирне өйдән чыкмыйча кичергән.
  • Без 7 нче сырхауханәгә беркетелгән. Хәлебезгә карап, шуннан медицина хезмәткәрләрен чакырттык. Кичәге студентлар килде… Абыйның хатыны үгетли, сөйләшә торгач, тәҗрибәле табиб килеп, тиешле антибиотиклар, канны сыеклата торган препаратлар яздырдылар, – ди Римма ханым. – 39 температура белән яттым. Әле бит шул ук хәлдә 86 яшендәге әнием дә ята! Шундый мизгелләр дә булды: минем үләсем килде, яшәү теләге беткән иде. Хәтта хәл белешеп шалтыраткан кешеләр белән бәхилләшкәнмен дә.

Әйткәнебезчә, алар өйдән беркая да чыкмаган. Моңа өстәп, әнисе – инсульт кичергән карчык, болай да начар йөри. «Ашарга абыйның хатыны пешереп алып килә иде. Күрше хатыны да булышты. Ризык әзерләп, ишек төбенә куеп китә иде», – ди Римма ханым.

Авыруның үзенчәлекле билгеләре турында да сораштык. Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, башлангыч чорда тамак та авыртмаган, ютәл дә булмаган. Ә менә телен наждаклы кәгазь белән кырган кебек хис иткән. Авыру көчәя төшкәч, ис-тәм тою юкка чыккан.

  • Температура төшкәч тә, хәлсезлек бар иде. Тын алу авыр булды, – ди Римма ханым. Инде үз башыннан авыруны да, якын кешесен югалтуны да кичергән әңгәмәдәшебезнең башкаларга киңәше шул: саклану артык түгел!
  • Бер битлекне көне буе киеп йөрмәгез. 1,5 – 2 сәгать саен алмаштырып тору зарур. Урамнан керүгә «Хлоргексидин» белән тамакны чайкагыз. Борынны исә тозлы су белән чайкау зыян итмәс, сакланырга кирәк, – диде ул.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш авырулар бүлеге техник төркем башлыгы Мария Ван Керкхове белдергәнчә, 10 яшькә кадәрге балалар коронавирусны җиңел кичерә. Аларның серопревалентлыгы түбән. Ягъни чирне йоктыра алалар, әмма ул җиңел формада узачак. Элегрәк исә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы галимнәре тәмәке тартучылар үзләрен куркыныч астына куя дип тә белдергән иде. COVID-19 диагнозы белән хастаханәгә салынганнарның 18,5 проценты даими рәвештә тәмәке тарткан булган.

Галимнәр шулай ук коронавирусның, башка респиратор вируслардан аермалы буларак, ни өчен сезонлы «тынычлануга» дучар булмавын да белми. Техас, Аризона, Флорида – АКШның иң кызу штатлары санала. Әмма аларда һаман да чир йоктыру буенча яңа рекордлар куела.

Андрей Синцовның гаиләсендәгеләр әлеге чирне һәркайсы төрлечә кичерә.

– Башта мин авырый башладым. Хәлсезлек, 37,5 температура, күзләр авыртты. Чир йоктырганнан соң дүртенче көнгә ис тоймый башладым. Хатыным исә ун көн дәвамында 37-38 тирәсе температура белән урында ятты. Улыбыз ис тоймыйча йөрде, хәлсезлек кичерде. Компьютер томографиясе ясаттык: хатынның үпкәсе – 25, минеке 5 процентка зарарланган иде. Дарулар эчтек, укол кадап тордык. Хатыным кан сыегайта торган дарулар кулланды. Әле терелдек дигәч тә, башыбыз авыртып, озак йөрдек.

Коронавирус аркасында Резеда Галимованың каенатасы мәңгелеккә күзләрен йомган. «Хастаханәгә ул 19 июньдә эләкте, берничә көннән соң коронавирус диагнозы расланды. Үпкәсе 70 – 80 процентка кадәр зарарланган иде инде. Аны үпкәне ясалма вентиляцияләү (ИВЛ) аппаратына тоташтырдылар. Тик ул икенче көнне үлде», – ди ул.

«Яши алу бәхете өчен рәхмәт әйтәм» – фото ВАДИМ

Терапевт Вадим Шәйсолтановка рәхмәтле пациенты шундый сүзләр белән открытка калдырган. Түбән Кама шәһәрендәге госпитальгә сырхауларны дәваларга үз теләге белән килә әңгәмәдәшебез. Аның белән бик аз гына бирелә торган ял вакытында аралашып алдык. Медицина хезмәткәрләренә 6 сәгатьтән соң бер сәгать ял итеп алырга мөмкинлек бар. Ятып торырга, капкалап алырга була. Аннары кабат – «кызыл зона»га, сырхаулар янына…

-Җәйге печән вакытында ничек кызу булуын беләсеңдер инде. Менә шулайрак эшлибез. Костюмнарыбыз су үткәрми торган. Теплицадагы кебек тирлисең, ә пар һәм тир эчтә кала. Кондиционерсыз эшлибез. «Чиста зона»да бар инде ул. Мөмкин кадәр тәрәзәләрне ачабыз. Суларга авыр, билгеле. «Кызыл зона»дан эшләп чыккач, бар нәрсәнең дә кадерен белә башлыйсың. Әмма, эш күп, дип, елыйсы килгән бер генә мизгел дә булмады. Үпкәләре ясалма вентиляцияләү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган кешеләр күп, – ди Вадим.

Эш күплектән зарланмый әңгәмәдәшебез. Монда – авырулар янында алар үзләрен кирәкле итеп тоя. Медицина хезмәткәрләренә булган карашны азмы-күпме үзгәртте бу коронавирус.

— Беләсеңме, сырхаулар киемнәребезгә маркер белән язылган исемнәребезне истә калдыра икән. Безгә терелеп чыгучылардан күчтәнәчләр килгәне булды. Алар безгә рәхмәтләрен шулай җиткерә. Рәхәт, билгеле. «Чиста зона»га кабул итәләр ул күчтәнәчләрне. Әнә, берәү, «Яши алу бәхете өчен рәхмәт әйтәм» дигән открытка да җибәрде әле, – дип сөйләде Вадим. –»Кызыл зона»да сырхаулар безнең күзгә генә карап тора, һәр әйткәнебезне үти. Алар бик курка. Шул вакытта без үзебезнең аларга бик кирәк булуыбызны аңлыйбыз. Бу рәхәт тә. Безнең максат – сырхауны аякка бастыру, үлем тырнагыннан алып калу. Сырхаулар ташкыны иксез-чиксез күп. Әле тиз генә бетәр дип уйламыйм. Шуңа сакланырга кирәк! Гаиләдә бер кеше авырса, ул башка гаилә әгъзаларына йога. Алардан исә – күршеләргә, бер этажда яшәүчеләргә, подъездагыларга… – дип аңлатты ул.

Коронавирус чирен түгел, хәтта сүзен район-авылларда белмичә йөргән вакытлар узды. Хәзер ул анда да «йөри». Биредәге медицина хезмәткәрләренә җиңелләрдән түгел. «Бурычын бурыч та, куркыта бит», – диләр.

А. районыннан берәү сөйләвенчә, шушындагы бер авылда әлеге чирне йоктырып фельдшерлары үлеп киткән. Үзегез карагыз: авылда фельдшер, почтальон кебек, өйдән-өйгә йөрүчеләрнең берсе. Бер чирледән тагын күпме кешегә йогарга мөмкин әле? Өстәрәк табиб моны аңлатып күрсәтте…

Эш күплегеннән, стресска түзмичә, ак халатын салучылар да юк түгел. Татарстанның көнбатышындагы бер районда авырулар белән иң күп эшләгән бер медицина хезмәткәре эшеннән үз теләге белән киткән. «Арытты», – дип аңлата ул моны. Монда ук берничә шәфкать туташы, коронавирус ияртеп, өй шартларында дәваланып чыкты. Табибларның гына түгел, җыештыручыларның да сабырлыгы корычтан түгел. Мәшәкать арту сәбәпле, санитарканың эштән китүе дә билгеле.

Үзебезне сакламасак, безне дәвалаучы да калмагае…

Үз тормышлары бәрабәренә табиблар башкаларны коткара. «Список памяти» сайтыннан күренгәнчә, Россиядә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләре саны 580нән артты. Бу – мәгълүм булган саннар гына әле.

Лилия Галимова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе:

– Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы һәм контрольдә тотыла. Әмма бу бөтенләй иркенәергә дигән сүз түгел әле. Күп кенә чикләүләр бетерелсә дә, республика хакимияте куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында онытмаска өнди. Битлек һәм пирчәткә киеп йөрүне онытмаска һәм моны гадәт буларак кына түгел, ә үз сәламәтлегең турында кайгырту дип кабул итәргә киңәш итәбез.

Чулпан Гарифуллина

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле