Дилә Нигьмәтуллина: «Туйның иң кызып киткән вакытында күлмәгемә бер бокал кып — кызыл сок түктем»

-- kadria
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Дилә Нигьмәтуллина чынбарлыкка ошаган төш күргән. Туй булган икән имеш. 

Хәзер Дилә төштә булган мизгелләрне чынбарлыкка ашырырга микән дипуйлый. Гаиләдә 100% ышаныч булса, мөнәсәбәтлрнең сыйфаты аларның законлы булуына карамый. Иң мөһиме-никах! — дип уйлый Дилә.

Инстачыларның фикерләре белән дә кызыксына.

«Барысы да әкияттәге кебек килеп чыкты✨Һава торышы, как по заказу.. Елга буенда урнашкан искиткеч матур бинада, янәшәдә бары тик иң якын кешеләр. Классик музыка, фуршет, ә кич дуслар белән лайт вечеринка… Әмма туйның иң кызып киткән вакытында күлмәгемә бер бокал кып — кызыл сок түктем. Шундый күңелем төште…Хәтта елап җибәрдем…

Менә шушы минутта тирләп- пешеп мин уянып киттем. Төш булган икән…

Менә уйлап ятам : әллә чынлап та шушы мизгелләрне тормышка ашырырга мы икән. Моның турында бер дә уйлаган юк иде… Ничек тер болай да бик комфортно миңа. Мөнәсәбәтләрнең сыйфаты аларның законлымы юкмы икәненнән тормый икән, гаиләдә 100% ышаныч булса! Иң мөхиме никах бит!

Ә сез ничек уйлыйсыз: Паспортта штампның кирәге бармы? Яисә никах белән генә дә гомер буе яшәп буламы? Кем ничек уйлый? Бармы арагызда никах белән генә яшәгән гаиләләр?»

«Дилэ штампсыз яшәп була, ә менә никахсыз-юк. Иң мөһиме-никах инде»

«Язылышырга кирәк дип уйлыйм мин. Дөнья ул бер әйләнә, бер болгана. Төрле хәлләр була», — дип пост астында язып калдырганнар инстачылар.

 

Бәйле