Сабыйны полиэтилен пакетка салып контейнерга ташлап китәләр. Аның әнисен…

-- kadria

Мәскәүнең чүп эшкәртү заводында яңа туган бала гәүдәсе табылган. Сабыйны полиэтилен пакетка салып, контейнерларның берсенә ташлап киткәннәр.

Ул пакет күпме вакыт ятуы һәм калдырып киткәндә малай исән булганмы, юкмы, ансы билгеле түгел. Тулы контейнерларны махсус чүп машинасына төяп, эшкәртү заводына илткәч, хезмәткәрләр яңа туган бала гәүдәсенә тап булалар.

Сабыйның үлгәненә бер тәүлек чамасы, мәетен моргка җибәрделәр, дип әйткәннәр хокук саклау органнарында. Кендеге һәм «чүбе» белән ята иде, 20-23 атналык бардыр,  дигәннәр. Хәзер полиция баланың әнисен эзли. Поликлиникалардагы хатын-кыз консультацияләреннән, бала табу йортларыннан мәгълүмат алалар. Кәккүк ана баласын тудырганнан соң, бәлки табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндер, дип яза «Өмет» газетасы.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Бәйле