Кыюлыкның бәясе алтынга тиң. Бигрәк тә танылган кешеләр өчен. Бүгенге әңгәмәдәшем исә үз сүзен әйтергә курка торганнардан түгел. Гомумән, беренче карашка ул бернидән дә курыкмыйдыр кебек. Ә чынында шулай микән? Кино һәм театр, бертөрлелектән курку, “Зө-ләй-лә” төркеме һәм төркемнән аерым җырлау турында без автор-башкаручы, композитор, театр һәм кино артисты Ләйсән Мәхмүтова белән сөйләштек.
“Режиссерга буйсынучан актерлар кирәк…”
– Сезнең гаилә – театраль династия. Әлбәттә, горурланырлык урыны бик күп, тик театрда эшләү – җиңел хезмәтләрдән түгел. Кечкенә чакта әти-әни тәрбиясе, назы җитмәде, дигән авыр уйлар калмадымы?
– Калмады, чөнки әти белән әни мине һәрвакыт диярлек гастрольләргә үзләре белән алып чыгып китә иде. Үзем дә кечкенәдән спектакльләрдә уйнадым. Ул яктан миңа, апага (К.Тинчурин театры артисты Лилия Мәхмүтова, – ред.) караганда, бәхет күбрәк елмайды. Мин үскән чорда гастрольләр башкачарак, җиңелрәк шартларда уза иде. Әти-әни белән бөтен Россияне әйләнеп чыктым, дисәм дә, ялгыш булмас. Шуңа күрә бүген наз, тәрбия җитмәде, дип һич зарлана алмыйм.
– Иҗат юлын сайлавыгызда әти-әниегезнең өлеше күп булдымы?
– Әлбәттә.
– Әгәр шул чакта “бу юлны сайламыйсың” дип кырт кискән булсалар?
– Барыбер сайлар идем. Кеше әйткәнне тыңлый торганнарга охшаганмы инде мин?! Башка берәр уй килсә, яки берәр теләгем булса, катгый рәвештә үти торган кеше мин. Бигрәк тә яшь чакта бу ягым көчле иде. Олыгайган саен ниндидер адым ясар алдыннан уйлый башладым башлавын. Яшь үзенекен итә (көлә).
Ә апам андый ук үзсүзле түгел. Башта ул, әти-әни сүзен тыңлап, бөтенләй башка юлны сайлаган иде. Тик соңыннан ул да барыбер шушы юлга басты.
– Сез дә Тинчурин театрында эшләп алдыгыз бит. Озакка гына сузылмады…
– Мин театрда эшләгәндә, бары тик бер генә режиссер бар иде. Ул чакта вакытлыча килеп китүче режиссерлар булмады. Шулай итеп, бөтен актерлар белән бер Рәшит Заһидуллин гына эшләде. Дөрес, әнигә дә (Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова – ред.) режиссер буларак берничә спектакль куярга рөхсәт бирделәр. Аның “Резидәкәй”, “Сынган беләзек” кебек спектакльләрендә уйнаганым исемдә.
Яшермим, баш режиссерның яраткан актерлары булды. Ә миңа килгәндә, үзгә характерлы кеше буларак, уйлап тормыйча, турысын да ярып әйттем, буйсынучан да булмадым, сыгылмадым. Өстәвенә күп мәсьәләләрдә режиссер белән фикерләребез төрле булды. Шулай юлларыбыз аерылды да инде.
Дөресен генә әйткәндә, мине баштан ук Камал театрына алмакчылар иде. Яшьлегем белән шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырып ялгыштым. Үкенеп әйтүем түгел, димәк, шулай булырга тиеш булган инде ул. Театрдан киткән юллар мине эстрадага алып килде.
– Аның каравы, татарча фильм, сериалларда еш күренәсез. Мөмкинлек булса, нинди фильмда һәм нинди роль башкарыр идегез?
– Полиция хезмәткәрен уйнар идем. Тик белмим, җитешә алырмын микән, чөнки бу рольнең дә үз яшь чикләүләре бардыр, ә мин ел саен яшәрмим шул. Аннан соң, безнең менталитетны исәпкә алсак, мондый рольне башкарырдай фильм төшерергә алынырлар микән. Безнең фильм, сериалларда төшсәң дә, җәелеп китеп, рәхәтләнеп уйнап булмый шул, үзеңне тыярга туры килә.
Тагын бер кимчелек бар икән әле: татар фильмнары гади халыкка соң барып җитә, яки гомумән барып җитми. Күбесен төшергәнгә инде күпме, тик караучылар саны һаман аз. Һәр әйбернең үз бәхетле сәгате була бит.
– “Тискәре рольләрне уйнарга рәхәт” дигәнсез. Тамашачыда “тормышта да шундыйдыр бу” дигән фикер урнашуыннан курыкмыйсызмы?
– Беләсезме, мин бертөрле генә рольләр башкарудан куркам. Сериаллар, фильмнар күбрәк һәм төрлерәк булса, бу курку хисе булмас та иде кебек. Бик күп рольләр тәкъдим иттеләр, итәләр, тик алар барысы бер типта, шуңа баш тартырга да туры килә.
Бигрәк тә “Яланаяклы кыз” сериалыннан соң бер-ике ел бик авыр булды. Ямьсез сүзләр дә ишетергә туры килде. Уңай рольләр белән киресен, моны да булдыра алуымны исбатлыйсым килә иде. Шулай да, характерым тыйнак, тыныч холыклы геройларны уйнарга комачаулый бераз. Уйный алам, тик эмоцияләремне “кысарга” туры килә.
“Бу адымга Лилия Муллагалиева этәрде…”
– Ә тормышта нинди сез? Бик көчле кешегә охшагансыз.
– Физик яктан шулайдыр. Эмоциональ яктан төрле чаклар була. Бер урында озак таптана алмыйм мин. Һәрвакыт яңалык эзлим. Озаграк тукталып торсам, үз эчемдә казына башлыйм, мораль яктан бик авыр кичерәм.
“Зә-ләй-лә”ле чорны гына алыйк. Баштан ук без үзебезне дәртле җырлар белән таныттык. Репертуарыбыз төрле җырлардан торса да, күбесенчә торып биеп китәрдәйләрен башкардык. Уй-фикерләр, караш үзгәрми тормый бит, гел болай уйнап-көлеп йөреп булмас, дип тә уйлап куясың. Тик “Зө-ләй-лә”дән башканы көтәләр икәне искә төшә. Менә шушы икеләнүләр чорын авыр кичерәм.
Инде хәзер үземне аерым җырчы буларак та күрсәткәч, җиңеләеп киттем. Бу адымга мине җырчы Лилия Муллагалиева этәрде. Бер җырыма клип төшерергә тәкъдим итте ул. Шуннан соң чынлап торып уйлана башладым. Бәлки, минем үзем булдырган төркемнән аерылып җырлап йөрүемне аңлап та бетермиләрдер, хыянәт буларак кабул итәләрдер. Тик “Зө-ләй-лә”нең башка солистлары да төркемдә генә эшләмәде бит: Зөлфия (К.Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева – ред.) театрда уйнады, Ләйсән (Ләйсән Закирова – ред.) төрле бәйгеләрдә жюри әгъзасы иде.
– Шулай да, “Зө-ләй-лә” озак эшләде. Башка төркемнәрдән аермалы буларак, составы да үзгәрмәде, ялгышмасам…
– Состав берничә тапкыр үзгәрде ул. Әйткәнемчә, Зөлфиянең, театр артисты булгач, үз графигы да бар иде. Аның урынында җырлап торучылар булды. Үземнең Лилия апа да, Чулпан Закированың да алыштырган чаклары булгалады. Графиклар белән проблемалар еш чыга иде. Гомумән, бу 15 ел эчендә ни генә булмады инде…
– Төркемдә җырлаганнан соң, аерым җырчы булып китү кыен булмадымы?
– Төркемдә җырлаганда җыр сүзләрен оныттым, дип тә курыкмыйсың, башка кеше тотып ала, сәхнәдә үзеңне тоту да җиңелрәк. Менә шушы техник яклар гына кыенлык тудырды. Элек төркемдә җырлаганнар мине яхшы аңлар. Беренче чыгышлар вакытында бик дулкынландым. Җитмәсә, җыр сүзләре оныта торган гадәтем бар. Ярый инде мин генә андый түгел икән (көлә). Дөресен генә әйткәндә, сәхнәдә яңа җырны тәүге тапкыр башкарганда, фонограммага җырлыйм. Сүзләрне авызым булса да истә калдырсын өчен. Күнеккәч, әлбәттә, тере тавышка башкарам.
– Клипларыгыз шактый кызыклы, үзенчәлекле. Сценарийларын үзегез язасызмы?
– Әйе, үзем язам. Театр белән бәйле булгач, андыйга фантазия ярыйсы гына эшли. Аннан соң клиплар өчен материаль яктан әллә ни зур өлеш чыгарырга мөмкинлек юк – үзеңә уйларга туры килә. Кайбер клиплар өчен әллә ни кайгырмыйм: әгәр җыр уңышлы икән, артык купшы клип кирәк тә түгел.
– Улларыгызда да театрга, сәнгатькә мәхәббәт сизелмиме? Гомумән, иҗат белән бәйле булуларын теләр идегезме?
– Балаларым бу өлкәдән ерак. Олысының да, кечесенең дә, сәләтләре булса да, иҗат белән шөгыльләнергә теләкләре юк. Тик ахыргы вакытта шуңа игътибар иттем: улларым монтаж белән кызыксына башлаган. Мин аларныкын аңлап бетермим инде: компьютерда уйнаганнарын яздырып, тавышландыралар болар. Бөтенләй башка формат булса да, сәнгатьнең бер төре инде бу. Шуның белән булса да мавыгуларына сөенәм үзем.
“Сәләтең, матурлыгың булмаса да, артист булырга мөмкин ул. Иң мөһиме – теләгең булсын. Сәхнә бит кешене бөтенләй башка яктан күрсәтә. Тамашачыга ошарга теләгән, күзләре янып торган артистларны тамашачы үзе дә җылы кабул итә”.
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова
Чыганак: Ватаным Татарстан