Дилә Нигъмәтуллина: «Югалткач кына аңладым кадерен…»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

«МЕГА» кибете ачылган. Дилә ачылуын зарыгап көткән. Шатлыгын шигырь юллары аша белдерә. 

«Тәрәз төбенә утырып шигырь яздым әле. Бик матур килеп чыкты кебек.. Тик.. Иптәш кызга укыткан идем дә, нәрсәдер җитеп бетми диде. Үзгәрткәннән соң сезгә дә укытырмын. Тик шулай да, бер сәгатьтән менә шундые туды.

Сине сагынганмын бит беләсеңме?
Югалткач кына аңладым кадерен..
Син дә мине шулай ук көтәсеңдер,
Озакламый киләм сиңа , бәгърем!

Язлар үтте синнән башка,
Сизелми дә җәй керде.
Очрашу мизгелләрен көтеп,
Киемнәрем тузып бетте.

Бара белерменме икән сиңа таба?
Юллар бит буталган, онытылган…
Керер юлларын да башкача дип,
Хәбәр килде кичә бер дус кыздан.

Әмма теләк көчле, дәрте дә бар
Кесә генә сайрак, акча аз.
Бары синең рәхимлеккә ышанычым
Ташламалары гына булса бераз.

Бүген үк барырмын дигән идем,
Туктаттылар, җанымны телгәләп.
Бераз суын, нәпсенне тый диеп,
Болай да яшәдек бик рәхәт.

Ә мин инде хыялымда
Сумкаларымны тутырып.
Чыгып барам, бәхетемнән
Кредиткамны туздырып.

Озак булмады очрашулар…
Сагынылган!
Барам иртән иртүк!
Төннәрен ничек йоклармын инде,
Бирче Аллам түземлек!

Сез дә минем кебек өзелеп көттегезме «МЕГА» ачылганын? Кемнәр барып җитте? Уртаклашыгыз әле. Ничек анда ситуация? Барыргамы яки юкмы?»

Күпләр шигырьне ошаткан. Кайберәүләр рифмага туры килеп бетми дип язган.

«Шәп килеп чыккан!!! »

«Болай эчтәлеге әйбәт. Рифмага бик туры килеп бетми», — дигәннәр инстачылар.

Бәйле