Татарстанда хатынын һәм балаларын вәхшиләрчә үтергән иргә нинди хөкем карары чыгарылган?

-- Лейла

Татарстан Югары суды Менделеевскида яшәүче 41 яшьлек Айнур Харисовны элеккеге хатынын һәм балаларны рәхимсез рәвештә үтергән өчен гомерлеккә хөкем итте.

Ир-ат бөтен калган гомерен махсус режимлы колониядә уздырачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, судта дәүләт гаепләвен Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте.

Коточкыч фаҗига узган елның декабрендә булды. Ир-ат үзенең элеккеге хатынына, кечкенә балага һәм үги улына пычак белән ташлана. Тагын бер 12 яшьлек бала качып китә алган.

Ир-атны кулга алгач, ул мондый куркыныч адымга көнләшү аркасында баруын сөйләде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле