Күренекле шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет (Рөстәм Фәйзуллин) белән хушлашу… [видео]

-- kadria

Казанда 70 яшендә, танылган татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге язучылар берлеге премиясе иясе, Татарстан радиосы хезмәткәре Рөстәм Фәйзуллин вафат булды. Укучыларга ул Акъегет кебек тә таныш. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Матбугат хезмәте хәбәр итә.

1974 елдан Рөстәм Фәйзуллинның язмышы Татарстан Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе белән бәйле. Соңгы елларда ул Татарстан радиосының әдәби-сәнгать программалары редакциясен җитәкли, аудиоязмалар фонды белгече була.

Ул туган ягында, Балык Бистәсе районы Балтач авылы зиратында җирләнә.

 

 

Видео Азатлык Радиосы сайтыннан алынды
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий