Балаларны яндыручыга нинди җәза бирелгән?

-- Лейла

Башкортстан Югары суды Дәүләкәннән 30 яшьлек Михаил Шемелинга хөкем карары чыгарды.

Ир кеше үтерүдә һәм кеше милкен аңлы рәвештә юк итүдә гаепле дип табылган. Бу хакта бүген төбәк Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

— Һәлакәткә берничә көн калгач, гаепләнүче Дәүләкәндә кечкенә ике бала тәрбияләүче хатын белән танышкан, — дип сөйлиләр ведомствода. — 2019 елның маенда алар дусларында кунакта була. Төн уртасында 6 һәм 9 яшьлек балалары белән хатын өенә кайта. Гаепләнүче, моңа үпкәләп, үч алырга карар кыла. Төнлә ул ишегалдына үтеп керә, йортка ут төртә һәм йокларга кайтып китә. Балалар һәм аларның әниләре шунда һәлак була. Китерелгән зыян 690 мең сумга якын тәшкил итә.

Шемелин үз гаебен танымаган. Суд аны махсус режимлы холык төзәтү колониясендә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән һәм әхлакый зыянны ике миллион сум күләмендә билгеләгән.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле