Мамадыш районында фаҗига: малай суга чума һәм…

ТРда Нократ елгасына дуслары белән су коенырга китеп югалган баланың үле гәүдәсен тапканнар.

Фаҗига республиканың Мамадыш районында килеп чыга. Биш бала Нократ елгасына җиһазландырылмаган урынга коенырга китә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. 2007елда туган малай суга чума һәм кире чыкмый.

Мамадыш районындагы Нократ елгасына дуслары белән су коенырга киткән җирдән югалган баланың үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Баланы эзләү өчен Казаннан водолазлар төркеме дә киткән иде.

Бүген бер тәүлек чамасы иртәнге сәгать унбердә коткаручылар ярдан 300 метр ераклыкта һәм 2,5 метр тирәнлектә 13 яшьлек малайның гәүдәсен тапканнар. Баланы өскә күтәргәннәр һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Бәйле