Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдиновка тыныч яшәргә кем комачаулый?

Җырчы социаль челтәрләрдән халыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Гөлназ Асаева һәм аның җанашы Вилдан Шәмсетдинов интервью алырга теләгән журналистлар һөҗүменә дучар булганнар.

Узган атна азагында яшьләр никах укытты. Әлбәттә, яңа эш атнасы башлану белән күп кенә журналистлар Гөлназ белән Вилданнан интервью алырга теләде. Әмма бу эшне әлегә беркем дә башкара алмады. Һәм менә ни өчен.

  • Хөрмәтле журналистлар, без никах темасына интервью бирүдән баш тартабыз. Зинһар, директорларыбызга, танышларга һәм туганнарыбызга мөрәҗәгать итүдән туктагыз. Аңлавыгыз өчен рәхмәт! — дип яза Гөлназ социаль челтәрдә.

Шулай да Гөлназ үзе бу тема буенча фикер алышуга каршы түгел, әмма ире журналистлар белән сөйләшүдән баш тарта, дип белдерде.

Яшьләрнең гаилә тормышында фикерләрнең туры килмәве беренче һәм соңгы тапкыр булсын иде, диясе килә.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле