Улларына һаман әйтә алмый…

Төнлә Уфада коточкыч җинаять кылына. Черниковка бистәсендә 38 яшьлек Дмитрий Камарницкий үтерелә. Ирнең хатыны һәм алты яшьлек игезәк уллары калган.

Ул көнне Дмитрий дустының туган көнендә була. Шимбә төнендә алар тәүлек буе эшли торган кибеткә керә, фаҗигале вакыйгалар шунда теркәлгән.

  • Кибеткә башта өч яшь егет, аннары ирем белән иптәше кергән. Күпмедер вакыттан ике төркем арасында ызгыш чыга, нидер бүлешә алмыйлар. Тегеләре минем иремә тышка чыгып «сөйләшергә» тәкъдим итә башлый. Иптәше кассада кала, ирем алар белән чыга. Кибет коридорында ниндидер таяклар торган, анда ремонт барган, аларның берсе шуны алган. Иремне өч кеше кыйнаган, аннары алар таксига утырып киткән, — дип сөйләгән «КП-Уфа»га мәрхүмнең тол хатыны Ксения.

Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм ирнең үлемен теркәгән.
Ксения алты яшьлек улларына әтиләренең үлеме турында һаман әйтә алмый.
Әлеге җинаятьтә шикле ике кеше тотылган.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле