Ростов өлкәсендә бала тудыру йортыннан урланган сабыйның әнисе Наталья Русикова «РЕН ТВ» телеканалына бу хәлнең кайбер үзенчәлекләрен сөйләгән. Ул бу вакытта үзенең гипноз астында булуын белдергән.
Шимбә көнне Сальскидагы дәваханәнең бала тудыру бүлеге палатасыннан яңа туган малай урланган, дип язган идек. Калмыкиядә яшәүче 40 яшьлек хатынның сабыйны урлавын оператив рәвештә ачыклаганнар. Карак тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган.
Наталья сөйләвенчә, таныш булмаган хатын төнгә кадәр тәрәзә буенда көтеп йөргән, тәрәзәгә шакып, янәсе, бала тудырган «сеңлесен» чакырырга кушкан. Наталья бала тудыру йорты хезмәткәрләреннән хатынның «туганы» турында сорый, аңа дәваханәдә бала табучы андый хатын юклыгын әйтәләр.
Ул бәдрәфтән әйләнеп килүгә ят хатын бала караваты янында басып тора. “Мин аңа: «Сез монда ничек кердегез?», — димен. Ул дәшми, туп-туры күзләремә карап тора”, — ди зыян күрүче.
Шуннан соң Наталья, аны-моны уйлап тормыйча, коридор буйлап китә. Әйләнеп килүенә караватта баласы булмый. “Мин гипноз астында идем,” — дип нәтиҗә ясый яшь ана.
Баланы әнисенә тапшырганнар, аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.
Чыганак: Кызыл Таң