Перьмда 32 яшьлек суга баткан хатын-кызны коткара алганнармы? [Видео]

-- kadria
// Татар Тудей// Татар Бүген//

Пермьдә җирле халык елгадан 32 яшьлек хатын-кызны коткарган. Аны судан тартып чыгарыр өчен, алар бер-берсенең кулларына тотынып, тере чират ясап тезелеп басканнар.

Шаһитлар сүзләренә караганда, хатын-кыз суга ташланган, аркасына елга уртасына кадәр диярлек йөзеп барган,аннан бата башлагач, «Әни, әни», дип кычкырырга тотынган.

«Аңа ярдәмгә ир-ат йөзеп барды. Ярга кадәр ул аны үз өстендә алып килде. Танышым Илья ир — атка хатын-кызны судан тартып чыгарырга ярдәм итте, ә аннары үтеп баручыларны җыелып, яр буеның тайгак битеннән күтәреп алдылар», — дип сөйләде шаһит.

Ханымга беренче ярдәм күрсәттеләр һәм медикларга тапшырдылар.

Видео Перьм Online сайтыннан

Бәйле