Улыбызга тиң хатын эләкмәде… Килен нинди булырга тиеш?

-- kadria
// Татар Тудей// Татар Бүген//

Килен белән кайнана арасы гомер-гомергә четерекле булган. Без кияүгә чыкканда кайнаналарга ничек итеп ярарга белми идек. Ул йокыдан торуга эшнең яртысы бетә торган иде. Алар күргәнче дип, тиз-тиз ишегалды себерергә, терлекләрне карарга, чәйнек тутырып су кайнатырга, ашарга йомырка тәбәсе булса да пешереп куярга кирәк. Бер-ике көянтә суга да барасы бар әле. Ә хәзер киресенчә: килен булып төшкән кызлар безне түгел, ә без аларны көйлибез. Улымның өйләнгәненә ике ел.

Яшь вакытта үзем ун елдан артык кайнана белән яшәгәнгә, улымның гаиләсен алай интектерәсе килмәде. Берничә буынның бер өйдә яшәвен дөрес түгел дип саныйм. Авырып китеп, алар кулына калсаң, берни эшләп булмый инде булуын. Әмма үз аягында йөргән кеше аерым яшәргә омтылырга тиеш. Киленебез яшьрәк, аермалары 7 ел.

Улымның үз фатиры булганга, безнең белән бер генә көн дә кунган кешеләр түгел алар. Киленебез әлләни сөйләшеп тормый, эшлим, кая ярдәм итим әле дип тә янмый. Баштарак, өйрәнер, читенсенәдер дип, артык игътибар итмәдек.
Әмма хәзер яшәүләренә ике ел бит инде, өмә вакытларында булса да кул астына керерлек.

Быелгы җәй тынычсыз булды. Көчле җил күп хуҗалыкларга зыян салды. Без дә читтә калмадык, беркөнне түбәнең бер өлешен куптарып атты. Билгеле, алыштырырга, ныгытып каккалап куярга кирәк. Атасы улыбызны чакырып, эшкә тотындылар. Ул яктан кешегә ялынасы юк, әкрен генә икесе эшлиләр. Әмма сүзем ул түгел, киленнең безгә карата мөнәсәбен сөйлисе идем. Ул көнне иртәрәк торып камыр куйдым, көндезге ашка дип ит әзерләдем. Алар килүгә кайнар коймак өлгерттем.

Ашап-эчкәч, ирләр эшкә тотынды. Килен, кечерәк банка алып, бакчага чыгып китте. Карлыган өлгергән иде, шуны җыям, ди. Мин савыт-саба юып калдым. Күпме генә вакыт үткәндер, ярты банка карлыганын күтәреп килеп тә керде: урамда артык кызу, чыдап булмаслык, ди. Киленгә куак төбендә кызу, ә ирләр түбәдә маташа, бер дә зарланмыйлар. Минем кайнана булса, күрсәтер иде кызуның нинди икәнен! Килен шул керүеннән телевизор карарга дип утырган иде, әбәт җиткәнче тәки чыкмады. Күңел өчен генә булса да янымда тормый бит. Хет вак-төяктә булышса, тизрәк тә, күңеллерәк тә булыр иде югыйсә. Үзем генә барысын да өлгерткәч, чыгып утыра тагын үзе, тәмле итеп ашый белә.

Бер-берсенә тиң булып кавышкан парларга карап сөенмичә булмый. Әмма улыбызга үзенә тиң хатын эләкмәде. Кем белә, бәлки анасы буларак миңа гына шулай тоеладыр. Әмма безирләр каршында биеп торуга ияләшкән. Ә килен  алай түгел безнең. Алар ашарга да бергә пешерә, улым савыт-сабаны да күпчелек вакытта үзе юып куя. Шуңа бик кимсенәм. Балаларны үстергәндә «эшнең ирнеке, хатынныкы булмый» дип өйрәтәсең инде аны, әмма һәр нәрсәнең үз чоры булырга тиештер. Түбә ябарга килен менеп китмәгән кебек, табак-савытны да минем улым юарга тиеш түгел дип саныйм. Тик эчтән кайнасам да, тыштан аны-моны сиздерә торганнардан түгел инде мин. Үзләре килешеп яшәсәләр, безгә тагын ни кирәк?

«Килен – кайнана туфрагыннан ярала» Халык сүзе
Нурлаттан Фәүзия Б.

Чыганак: Язмыш кочагы группасы

Бәйле