Әлмәт-Лениногорск юлында җиңел машина яна. Сәбәбе …

//Татар Тудей// Татар Бүген//

27 июль көндезге сәгать 2дә Лениногорск янындагы трассада җиңел автомобиль тулысынча янып беткән. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт- Лениногорск юлында янучы машина

Лениногорск – Әлмәт автомобиль юлында — Воздвиженка торак пункты янында 7нче модельле «Жигули» автомобиле януы турындагы хәбәр кичә 14.25 сәгатьтә килгән. Урынга юл тоткан 11нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынны бик тиз сүндерсә дә, машинаны коткарып кала алмаган.

Әлмәт-Лениногорск юлында янучы машина

Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Автомобильгә машинаның механизмнары төзек булмау нәтиҗәсендә ут капкан дип фаразлана.

 

Чыганак: татар - информ мәгълүмат агентлыгы

Бәйле