Роберт Миңнуллинның кызы — Таңсылу ханым: «Тик нәрсә соң ул «сабыр ит» диюләре?!»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Роберт Миңнуллинның кызы — Таңсылу әтисенең Инстаграмын вафат булган көненнән үк алып бара. Көндә шигырьләр, истәлекләр, үзенең уй-кичерешләре белән дә бүлешә. Чираттагы постында да күңелендә булганнарын язды Таңсылу ханым.

https://www.instagram.com/p/CDMg9d4q9G8/?igshid=1j5ffef5u0xd1

 — Минем хис-тойгыларымны аңлаган, минем белән бер дулкында булган һәрберегезгә мин бик рәхмәтлемен! Сезнең ихлас теләкләрегезне, җылы сүзләрегезне уку миңа бу авыр вакытларда нык терәк булды..
Мин, әлбәттә, көне-төне елап йөрмим, хәтта көлә дә алам, хәер, өч бала бертуктаусыз хисләргә бирелеп утырырга бирмәс тә иделәр… Гадәти тормыш дәвам итә, билгеле.. Тик нәрсә соң ул «сабыр ит» диюләре?! Искә дә төшермиммени? Фотоларына да карамыйммы? Шигырен дә укымыйммы? Бүлмәсенә дә кермимме? Укыган саен, караган саен, уйлаган саен күңел тула бит, җаным өшеп, күздән яшь бәреп чыга.. Мин нишләтим соң?! «Кеше кешесе дә үлә инде» дип еламыйм да мы? Былтырның һәр көне искә төшкән саен «кеше дә чирли инде» дип җәлләүдән туктыйммы? Нибары дүрт ай элек мин Әтине барып кочаклый ала идем, дүрт ай.. Ә бүген «ярар инде, тормыш бит бу» дип кисәк кенә онытылыйммы? Минем онытасым да, онытыласым да килми бит, елый елый булса да уйлансам, шигырьләрен укысам рәхәтләнәм, гаиләм, балалар тормышына зыяны тими бит..
Көненә бер пост куйган саен елау, көне буе елау түгел, ләбаса.. (хәер, фани дөньяга күчкән берәүнең аккаунтына кереп хисләнмичә, искә төшермичә буламы соң ул?!) Догасыннан да калдырмыйм, еларга ярамаганлыгын да беләм.. Акылым белән аңлыйм.. Тик күңелемә, йөрәгемә хуҗа түгел мин. Эчемдәге — тышымда шул..
Тик моның белән риза булмаучыларны да аңлап була: Әтинең иҗатын яратып, аның шигырьләрен укырга кергән кешеләргә минем хисләр, минем кичерешләр артык..
Шуңа да моның бердәнбер чарасы: үз хисләремне үз эчемдә тоту.., аларны юк итү түгел, ә кешегә ачып салмау, күрсәтмәү.. Дөрестән дә, Әтинең аккаунтын беренче көннән үк алып бару — минем йөрәк кушуы буенча булды, аның үзен, иҗатын онытмаулары төп сәбәп иде, бу минем өчен мөһим иде.. Күңелдәгене ачып салу, дүрт ай буе эчемдәгенең йөздән бер өлеше белән бүлешү, бәлки, минем хатам да булгандыр.. Гафу..
Тагын аклану кебек килеп чыкты инде..
Бу аккаунт Әтинең иҗатына гына багышланган булырга тиештер, мөгаен.. Минем хисләр — минем белән калсын.. Әтине минут саен сагынырмын, мизгелгә дә онытмам, еласам елармын, кирәк икән, гомерем буена.
Кирәк иде микән инде минем бу язмам.. Дөрес аңларсыз дип өметләнәм..

 

Чыганак: Роберт Миңнуллинның Инстаграм бите

Бәйле