Туй көнне яшь килен чишмәдән көянтә белән су алып кайта. Йоламы бу әллә… [видео]

-- kadria
// Татар тудей // Татар Бүген //

Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе — туй. Бу бәйрәмне матур, зәвыкь, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, моның барысы да алар өстенә төшә. Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә. 

Туй көнне көянтә белән суга төшү йоласы күпчелек авылларда күзәтелә. Килен үзе алып килгән көянтә-чиләкләре белән чишмәгә суга бара. Әлбәттә инде, барлык яшьләр дә гармунга кушылып җырлый-җырлый килен белән баралар. Чишмә буенда килен үзенең бүләген калдыра. Ул чиләктәге суны түкмичә алып кайтырга тиеш. Әгәр чиләктәге су түгелмәсә, килен дә, кияү дә уңган була.
Судан кайткач, кияүнең әнисе һәм килгән кунаклар килен алып кайткан чишмә суын бәялиләр. Шуннан соң кунакларга чәй куялар.

 

Видео Рәсим Фәсихов инстаграм битеннән

Бәйле