Арсен Камакаев: 16 ел буе иҗаттан читтә тордым… [фото]

-- kadria
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Соңгы вакытта телевидение һәм радиода җырчы Арсен Камакаевны еш яңгыраталар. “Сине очратканга” клибында җырчының үзен генә түгел, гаиләсен дә күрдек. Арсен электән җырлаган. Әмма эстрадага күптән түгел генә чыкты.
— Мин — авыл егете. Бала чакта спорт белән шөгыльләндем. IX сыйныфта укыганда бер егетнең гитарада уйнап җырлавын күрдем, бик ошады. Бу миндә кызыксыну уятты, — дип сүз башлады Арсен. — Теләк көчле икән, һәрнәрсәгә өйрәнеп була. Шуннан соң ике-өч көн эчендә серләренә төшенеп, гитарада уйнап, җырлый башладым. Мәктәптә, көллияттә укыганда гел җырладым. Барда районында төркем оештырдым. Яшьләр җырларыбызны ярата, гел җылы каршы алалар иде.
— Беренче карашка бик тыныч, тыйнак күренәсең.
— Холкыма килгәндә, игелекле, гадел мин. Алдаганнарны, мактанчыкларны, борын чөеп йөрүчеләрне яратмыйм. Андыйлар ачуымны китерә.
Лилия Йосыпова

Чыганак: Ирек мәйданы инстаграмы

Бәйле