Салават абый хатыны Ләйсән туган көне ничек үтә, кемнәр була? [видео]

-- kadria
// Татар тудей // Татар Бүген //

28 июль көнне Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсәннең туган көне гөрләп узды.

Мәҗлесне Салаватның укучысы — Рифат Зарипов алып барган. Кунаклар арасында артистлар да күп булган: Вадим Захаров, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфия, Җәвит Шакировлар һәм башкалар!

Салават Фәтхетдиновнын хатынын күп кеше белми, «Нигә ул сәхнәдә җырламый?», дигән сораулар да килгәләде. Салават Фәтхетдинов бу сорауга болай дип җавап биргән иде:

-Ләйсән бервакытта да җырламаячак. Ул инде 31 ел минем хатыным булып эшли. Һәм бик уңышлы. Ул үзе дә, мин дә аның сәхнәдә җырлавын теләмибез. Гаилә тормышыбызның беренче көненнән үк кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәген хәл иттек.

 

 

Чыганаклар: Җәвит Шакиров, Зөлфия Шакирова, Илсөя Бәдретдинова инстаграм битләреннән

Бәйле