Әсхәт Хисмәт: театр уйда да юк иде…

-- kadria

Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт балачактан җырчы булырга хыяллана. Илһам Шакиров иҗатына гашыйк булып үсә. Аның бөтен репертуарын өйрәнеп, җырлап йөри. Әмма балачак хыялын тормышка ашырганчы, шактый юллар узарга туры килә. Аны башта колхозда эшкә калдырырга ниятлиләр. Шул чакта әнисе каршы төшә.

— Әсхәт абый, театр юлына кереп киткәнче, кайларда гына хезмәт куярга өлгермәгәнсез…

— Мәктәпне тәмамлагач, 1969 елда Казанга киттем. Җизни РТИга урнаштырды. Бераз эшләгәч, туганнар ярдәме белән, төзелешкә монтажчы булып күчтем. Монда килеп җигелгәч: “Их, җырчы булу теләгем хыялда гына калды…” — дим. Ә театр бөтенләй уйда да юк. Аннары армиягә алдылар. Чик буенда хезмәт итеп кайткач та, кабат төзелешкә урнаштым. Эшләргә кирәк бит. Тулай торакта яши башладым. Эшем белән параллель рә-вештә үзешчән сәнгать осталары клубына вокал һәм драма түгәрәгенә йөрдем. Тулай торакка Казан дәүләт мәдәният институтыннан кызлар килә иде. Алар диплом спектакльләрендә уйнарга чакырды. Шуларга ияреп, хәзер “Сәйдәш” дип атала торган төзүчеләр мәдәният сараена киттем. Шәп итеп спектакль куйдык. Декорация ясатып, шул чорда ук гастрольләргә дә йөрдек. Күңелле вакытлар иде.

— “Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”, — дип әйткән идегез.

— Төзүчеләр драма түгәрәгендә композитор Мәсгут ага Имашевның хатыны Фатыйма эшли иде. Мәсгут абый үзе дә килеп йөри. Ул күзәткән икән, җырлавымны ошаткан. Шулай бервакыт: “Театрда эшлисең килмиме?” — дип сорады. “Мине кем алсын?” — дим. Үзе белән ияртеп, Марсель Хәким улы Сәлимҗановка алып китте. Әмма Марсель абыйның ул чакта койрыгын тотканчы, берничә тапкыр барырга туры килде. Берсендә әтисе Хәким абый белән күрешү насыйп булды. Ике җөмлә әйтүемә: “У-у, мишәр малае!” — дип кушамат такты. Өченче баруыбызда гына Марсель абый белән кү-рештек. Ул вакытта училищеда курс җыелып беткән иде. Мине җырлатып, мәсәл сөйләтеп карады һәм: “Көзен килерсең”, — дип җибәрде. Шулай эшләдем дә. Мәсгут абыйның мине күреп алуы, вакытында Марсель абый белән очраштыруы тормышымда зур роль уйнады. Шуңа очраклы күреп алу киләчәгемне хәл итте, дим. Күмәк сәхнәләрдә катнаша башлаганнан санасам, 45 елга якын театрда хезмәт итәм.

— Беренче баш ролегез кайсы спектакльдә булды?

— 1979 елда Хәй Вахитның “Талак, талак” спектаклендә баш роль — Мирсәетне уйнарга бирделәр.

— “Мишәр малае” дигәннән, телегезне ничек шомарттыгыз?

— Башта җиңел булмады. “Бу егетнең телен шомартырга кирәк. Мишәрлек акцентын бетерергә иде”, — дип мине училищеда тел дәресе буенча остазым Асия апага тапшырдылар. Ул бик тырышты. Урыны оҗмахта булсын!

— Сез киноларда да бик популяр.

— Студент елларында ук киноларда төшкәләдем. Беренче тапкыр Эдмас Үтәгәнов чакырды. “Яшьнәп үткән яшьлек”тә катнаштым. Аннан соң Әхтәм Зарипов тәкъдиме белән “Габбас хәзрәт”тә төштем. Соңгы елларда “ТНВ” каналы әзерләгән киноларда еш катнаштым. Режиссер Нурания Җамали чакыруы белән “Яланаяклы кыз”, “Кияү балакай”, “Ерактагы якын йолдызым” һәм башкаларда уйнадым. “Рольгә җиңел керәсең, әйдә, катнаш”, — диләр. Баш тартмадым. Сүзләрне тиз отам.

— Дискларыгыз да чыкты. Сатуда әле дә бармы?

— Беренчесе бетте. Икенчесе театрда сатуда бар.

— Хәзер гаилә белән берләшеп, концерт оештыручылар күп. Сез җырлыйсыз, улыгыз Булат уйный… Гастроль турына чыгарга ният юкмы?

— Театрда шундый концерт оештырдык. Үзем биредә эшләгәч, җайлырак булды. Бу хакта әйтүчеләр, чакыручылар бар. Әмма гастрольләргә чыксаң, шәп продюсер кирәк. Алдан оештырмыйча бара алмыйсың. Оешмалар белән эш итүгә калсаң, халыктан мәҗбүри билет алдырталар. Нигә кирәк ул?! Аннан, улымның да, үземнең дә төп эш бар. Аларына зыян китереп булмый. Җәйге ялларда күңел өчен генә оештырып алырга мөм-кин.

— Инде ике айдан артык театрлар эшләми. Вакытны ничек уздырасыз?

— Март азагыннан бирле эшләмибез, бакчада ятабыз. 1 июньнән отпускка чыктык. Казанга бер-ике тапкыр гына кайтып килдем: Ураза гаетенә һәм Чик буе хезмәткәрләре көнен билгеләргә. Анысын үткәрми калганым юк.

Сәхнәсез читен, сагындыра. Онлайн башка инде ул. Улым Булат белән “Инстаграм”да чыгышлар ясадык. Мин җырладым, улым баянда уйнады. Әмма тамашачы каршында чыгыш ясауны бернәрсә дә алыштырмый. Тизрәк барысы да җайлансын иде.

Бакчабыз матур урында — Югары Ослан районының Студенец бистәсендә урнашкан. Идел елгасы якын. Монда агач өй төзегән идек, мунча бар. Күршемдә рәттән хезмәттәшләрем, театр артистлары: Равил Шәрәфи, Рушания Юкачева, Фирая Әкбәрова, Фоат Әбүбәкеров, драматург Юныс Сафиуллин…. Бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешәбез.

Бакчада вакыт тиз уза. Җирдә казыну ошый. Бәрәңге, кишер, суган чөгендер, помидор, кыяр — бөтенесен утырттык. Чәчәк үстерәм: роза, гладиолус күп. Тәҗрибә ясарга яратам. Ике төрле алмагач ботагын алып, бергә ялгап утырттым. Үсеп китте. Миләш белән грушаны да шулай ялгадым.

Өйдә кеше булмаса, ашарга пешерәм. Бу эш тә ошый. Әни безгә кечкенәдән бөтен хезмәтне өйрәтеп үстерде. Аш яратам. Бигрәк тә өй токмачыннан әзерләнсә шәп. Өстәлдә аш белән ит булса, башка берни кирәкми.

— Рәшидә апа лаеклы ялга чыкмадымы әле?

— Юк. Хатыным да Камал театрында хезмәт куя. Ул сәхнә артында артистларны әзерли — чәч ясый, сакал-мыек куя, бизәндерә… Эше җаваплы. Һәркайсыбызны рольгә туры килерлек итеп ясап чыгарырга кирәк бит. Моны яратып башкара. Спектакльләр куелмагач, аның да эше тукталды. Бергә бакчада ятабыз.

— Сез — Әлкидән. Ул кайсы яктан?

— Питрәч районының Шәле авылы кызы. 30 елдан артык бергә яшибез. Улыбыз Булат Казан дәүләт консерваториясендә укыды. “Казан нуры” ансамблендә эшли. Кызыбыз Илсөяр КФУның политология кафедрасы карамагындагы социаль-фәлсәфи фәннәр бүлегендә белем алды, магистратура тәмамлады. Татарстанның мәдәният министрлыгында эшли.

Әле Булат та, Илсөяр дә гаиләле түгел.

Әсхәт абыйга тормышта авырлыкларны шактый күрергә туры килә. Беренче ха-тыны Нурания апа, кызганыч, вакытсыз арадан китә. Уртак ике кызлары була.

— Мин — дүрт бала әтисе. Беренче никахтан кызларым Гүзәлия белән Гөлшат бар. Нурания үлгәндә, зурлар иде инде. Икесе дә кияүдә. Казанда торалар, — ди Әсхәт абый. — Аллага шөкер, яхшы яшиләр. Үткән ел 28 декабрьдә туган көнемә олы кызым зур бүләк ясады — малай алып кайтты. Русланыбыз бар. Хәзер миндә оныклар дүртәү! Аралашып, күрешеп торабыз, кунакка йөрешәбез. Сәламәт кенә булсыннар!

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

 

Чыганак: Ирек мәйданы сайты

Бәйле