Татар теле укытучылары Рөстәм Миңнехановны аларны якламаганы өчен гафу итәрләрме?

-- kadria

25 июль Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татарларның аерым юлы, «дошман» эзләү, халыкларның юкка чыгуы һәм телне саклау өчен җаваплылык турында мәкаләсе дөнья күрде. Бу уңайдан сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек. Белгеч фикеренчә, бу мәкалә сайлау алды кампаниясенең бер өлеше генә түгел, ә күпкә киңрәк колачлы.

Рөстәм Миңнехановның бу күләмле язмасы сайлау алды чыгышын хәтерләтә. Канун нигезендә агитация сайлауга 28 көн калганнан иртәрәк рөхсәт ителми. Миңнеханов ни өчен мондый адымга барды дип уйлыйсыз?

— Бу сайлау белән генә бәйле түгел дип уйлыйм. Илдәге вазгыять, милли республикалар, телләр тирәсендә вазгыять, төбәкләр белән федераль үзәк мөнәсәбәтләре, федерализм, Архангельски, Хабаровски, Башкортстандагы хәлләр Миңнехановны аерым бер програм чыгыш ясарга этәргән дип уйлыйм. Миңнеханов ике ел элек татар милләтенең стратегиясе турында әйтте. Дөрес, галим, экспертлар бу хакта элегрәк тә әйтә иде, әмма ул инициатива күрсәтте. Бу мәкалә сайлау алдыннан гына чыккан агитация түгел, бу күпкә киңрәк, бу федераль киңлектә, сәясәттә татар милләтенең урыны турында фикерләр.

 Миңнеханов татар телен, мәдәниятен саклау турында әйтә, әмма Мәскәү сәясәте турында ләм-мим. Глобальләшү, территория чикләренең юкка чыгуы, миграция, унификация, дигитальләштерү турында өстен-өстен генә әйтә. Бу нәрсәне аңлата? Миңнеханов федераль үзәкнең Татарстан түрәләре аша уздырган сәясәтенең зыянын күрми булып чыгамы?

— Беләдер, аңлыйдыр дип уйлыйм. Әмма уен кагыйдәләре бар, ул аларны үтәргә тиеш. Бу төбәк җитәкчеләренең көчеме, көчсезлегеме – әйтүе авыр. Рамзан Кадыровны алыйк, ул төбәк җитәкчеләре арасында абруйлы санала, ул Мәскәүгә үтә дә лояль, Путинга теләктәшлек күрсәтә, аерым мөнәсәбәт булуын ассызыклый, аның солдаты икәнен күрсәтә. Татарстан белән мөнәсәбәтләр башкача. 2017 елгы вакыйгалар республика элитасы өчен көтелмәгән хәл булды. Авыр кабул ителде, берни эшләп булмады. Федераль басым капылт кына өскә килеп төште.

Мин бу вакыйгаларның эчендә кайнадым, күрдем. Әмма Татарстан татар теле дәрәҗәсен саклап калуда тырышлык күрсәтмәде. Иҗтимагый көчләргә генә таяна алуын күрсәтте. Мәгариф өлкәсе федераль үзәк вәкаләтенә керә. Без мәгариф сәясәтен оештыра алмыйбыз. Кайчандыр Валентина Матвиенко (Русия Федерация шурасы рәисе — ред.) татар теле Татарстанда этник мобилизация факторы булып тора диде. Мондый фикер федераль түрәләрнең башларында әлегәчә утыра. Әйе, Миңнеханов мәкаләсендә моңа каршы сүз әйтмәде, ул бит систем эчендәге кеше. Каядыр ул нидер әйтә, каядыр дәшми кала. Алай да, бу язмасында Татарстанның дошманнары бар дип әйтә бит.

 Миңнеханов мәкаләсендә укытучыларга карата реверанслар аерым урын алып тора. Шул ук вакытта Татарстан президенты прокурор тикшерүләре вакытында укытучыларны яклап чыгыш ясамады, алар аңа үпкәле дигән фикер дә яши. Ә хәзер Миңнехановка укытучыларның тавышы кирәк. Гафу итәрләрме мөгаллимнәр президентны?

— Яхшы сорау. Укытучылар арасында совет чорыннан бирле килгән «толстовщина» барлыгын исәпкә алганда, алар Миңнехановны гафу итәргә тырышып караячаклар. Миңнеханов аларны прокурор тикшерүләреннән турыдан-туры яклый алмады, чөнки прокуратура төбәк хакимиятенә буйсынмый. 2017 елда әлеге карарга протест белдереп Татарстан Дәүләт шурасы бинасы каршына чыкканнан соң, миңа карата административ эш ачтылар һәм әлеге эшне алып баручы тикшерүче әйтте: «Аңламыйм, шулкадәр нишләдегез соң сез, миңа ярты ил шалтыратты, прокуратура шалтыратты, Айсин һәм башка оештыручыларны тиз арада хөкем итүне сорыйлар». Бу республика прокуратурасы кулы белән башкарылган федераллар эше иде. Хәтерлибез, Миңнеханов та, соңрак Шәймиев тә «сез нишлисез ул» дип прокуратурага мөрәҗәгать итеп чыгыш ясады. Ул вакыттагы Татарстан проектында бу иң җитди кризисларның берсе булды, чөнки куәтле татарстанизм агачының бер ботагы ачыктан-ачык дошмани позициягә басты. Анда инде Нәфыйковның (Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков — ред.) татар булуы яки булмавы мөһим түгел иде, ул бары тик үз җитәкчесе кушканны үтәде.

Чынлап та, укытучылар җәмгыяте көчле социаль институт булып тора, аның аша бик күп нәрсә уза, тавыш бирү системы да аңа таяна. Шуңа күрә, әлбәттә, укытучылар тавышы мөһим. Авылларда укытучылар интеллигенция вәкиле булып та тора, татар интеллектуаль һәм мәдәни киңлек формалаштыра. Әлбәттә, алар белән ачуланышмасаң, яхшырак. Аннары Миңенахновның зур татар дөньясы өчен дә җаваплылык тотарга тырышуын да истә тотарга кирәк. Татарстанда татарларның 25 проценты гына яши һәм чит җирләрдә эшләүче бик күп мәктәпләр, татар теле укытучылары авыр хәлдә, чөнки республика аларга берничек тә ярдәм итә алмый. Хәтта Татарстаннан җибәрелгән дәреслекләрне дә төбәкләр, төрле сәбәпләр табып, кабул итмәскә мөмкин. Шуңа күрә Татарстанга җиңел түгел. Кавказдагы дуслардан еш кына тәнкыйть сүзләре ишетәм, менә сез татарлар артык тынычланган диләр. Ләкин шуны исәпкә алырга кирәк, без бер урында гына җыелышып яшәмибез, без мондый шартларда инде 500 еллап яшибез. Яхшымы, начармы, татарлар төрле сәяси режимнарга яраклашырга мәҗбүр, шул ук вакытта мирасны да югалтмаска тырышырга кирәк.

— Миңнеханов текстына кайтыйк. Анда «үсеш» сүзе яки аннан ясалган башка сүзләр 9 тапкыр, ә «саклау» сүзе 18 тапкыр кулланыла. Мондый аерма нәрсә дә булса турында сөйлиме?

— Берничә тапкыр әйткәнем бар, «саклау» – ул «стагнация» дигәнне аңлата. Һәрвакыт үсеш, стратегия, хәрәкәт турында сөйләргә кирәк. Бу очракта Татарстан президенты идарәсенең бу шундый эчке консерватив күзаллавы дип уйлыйм. Миңнеханов боларны санап утырмагандыр, ләкин шулай да мондый 1:2 пропорциясе аның идарәсенең үзенә күрә бер күзаллавы турында сөйли. Мин күбрәк үсеш һәм ыргылышлар турында сөйләр идем. Чөнки үзбилгеләнү һәм миллилекне формалаштыру мәсьәләсе – ул агымдагы процесс, дәвамлы үсеш, аңа һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәк. Әгәр аны тозлап куярга тырышсаң, без архаик хәлдә калабыз. Кайбер кешеләрдә миллилекнең тышкы артибутикасы булырга тиеш дигән караш бар. Имеш, шундый алтын чор бар иде, барысы да кәләпүштә йөрде, чәкчәк ашадык, гармунда уйнадык, әйдәгез шуны саклыйк. Мин мондый күзаллау яклы түгел. Милли бердәмлек, милли яшәеш – ул күбрәк эчке халәт, тышкы кыяфәт түгел.

— Миңнеханов киләчәк энтузиастлардан, иҗтимагый оешмалардан, татарның актив уллары һәм кызларыннан тора дип яза. Бу приоритетларны үзгәртү стратегиясеме? Дәүләт милли проблемнарны чишүдән читләшә дигәнне аңлата кебек. Ягъни, милләт өчен җәмәгать эшлеклеләре, актив кешеләр җаваплы булып чыга. Бу Мәскәү басымы нәтиҗәсеме?

— Өлешчә шулайдыр. Кайбер әйберләрне безнең хакимият ачыктан-ачык әйтә һәм эшли алмый. Икенчедән, Татарстан административ машинасының барысына да өлгерер өчен көче дә җитми. Әлбәттә, җәмәгатьчелекне дә эшкә җигәргә мөмкин, ләкин алар белән дөрес аралашуны булдыру мәсьәләсе бар. Кызганычка каршы, Татарстанда бюрократик системны контрольдә тотып булмый, ул бөтен нәрсәне ашый, шуңа күрә җәмәгать эшлеклеләре белән мөнәсәбәтләр совет чорындагы кебек формалаша. Коммунистлар һәм фиркадә тормаганнар берлеге кебек.

Ә Миңнеханов әйткән әйбер чынлыкта көчле әйбер, беренчедән, сивил җәмгыять булырга тиеш, икенчедән, фикерләренә хакимият колак салырдай әйдәүче кешеләр булырга тиеш. Бездә әлеге кешеләрне бик тыңламыйлар, ишетмиләр, аларның фикерләре, проектлары хупланмый. Моның өчен президент идарәсе белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне яңадан кору кирәк.

Күптән түгел «Татар шакмагы» утырышында әйткәнемчә, Татарстан хакимият вертикален беренче корды. Путин бит аны күчереп кенә алды. Безгә Татарстанда бик җиңел түгел. Чөнки бик көчле вертикаль бар. Һәм ул вертикаль горизонтальнең үзенә тулысынча тиң булуы белән һич тә килешә алмый. Чөнки горизонталь аңа аркылы уза.

— Алайса нигә ул бер яктан татарлар үзләренең киләчәген энтузиастларда күрә дип әйтә, икенче яктан, Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакыралар, Вахит Имамовның китабын экстремистик дип хөкем итәләр, башка шундый очраклар бик күп? Ягъни, бер яктан, ул шушы кешеләр татар милләтен алга таба алып бара дип әйтә, икенче яктан хакимият аларга басым ясый.

— Прокуратура, федераль иминлек хезмәте, эчке эшләр министрлыгы — барысы да федераль структуралар. Алар Казан Кирмәненә һич тә буйсынмый. Элегрәк ниндидер бергәләп эшләү бар иде, һичьюгы Казан Кирмәне белән ничектер бәйле кешеләр эшли иде. Хәзер инде вазгыять үзгәрде. Куәт ресурслары тулысынча Мәскәүгә буйсына. Миңнеханов боларның барысын да белә, әлбәттә. Һәм ул сивил җәмгыятьнең мөһимлеген, зарурлыгын аңлый. Әмма бу системны үзгәртү бик авыр. Узган 10 елда Миңнеханов татар дөньясын йөреп чыкты. Шәймиевтән аермалы буларак, сәфәрләргә бик күп йөрде һәм һәрвакыт барган җирендә татарлар белән очрашты. Шәймиев андый нәрсәләр белән шөгыльләнмәде диярлек. Шәймиев үзен тулысынча тынычлыкта хис итәргә теләде, янәсе син тулысынча тынлыкта булганда дөнья синең тирәдә әйләнә. Шуңа күрә ул Татарстаннан читкә бик йөрмәде. Ә Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларда аларга ярдәм кирәклеген күрә. Ул бу турыда ишарә күрсәтә. Әмма номенклатура контрольгә көйләнгән.

Ә Миңнеханов — динамик кеше. Еш кына ул бюрократия киртә куя алмаслык җитез импульсив карарлар да чыгара. Әмма гадәттә бюрократиянең көче җәмәгатьчелек вәкилләренең һәм хәтта президентның мөмкинлекләреннән зуррак булып чыга. Бу авторитаризмга якын булган күп кенә җитәкчеләрнең бәласе. Бюрократия аларны ашап бетерә. Бу билгеле проблем һәм политологиядә ул аңлашылган нәрсә. Автократик лидер ни кадәр генә көчле булмасын, ул үзе үк корган бюрократик системга бәйле. Ә аннан соң ул систем җитәкчедән үзенең өстенлекле хәленә куркыныч янавын күрсә, җитәкченең карарларын үтәми башлый. Хрущев, Горбачев белән дә шул ук хәл булды. Мин Путинның шундыйрак проблем алдында калуын күрәм. Дугин Путинны «абсолют» дип атаган булса да, абсолют түгел, күрәсең. Чөнки аның өстендә күмәк бюрократия дигән абсолютрак нәрсә тора.

— Миңнехановның бу язмасы социаль челтәрләрдә бик күп тәнкыйтьләнде, бик күп тискәре комментарлар язылды. Ул бу текст белән үз-үзенә зыян китермәде микән?

— Моңа ниндидер социологик күзлектән карарга кирәктер. Татар җәмәгатьчелеге бу текстны күпмедер дәрәҗәдә уңай кабул итте дияр идем. Анда бик каты тәнкыйтьләрлек нәрсәләр юк. Эксперт буларак аны бәяләргә була, әлбәттә. Мин дә кайбер тезислар, дөресрәге аларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре булуы белән килешмим. Чөнки ул тезислар гомуми-фәлсәфи итеп язылган. Тәнкыйтьләүчеләр аңа каршы булганнарның бердәм хоры булу ихтималын кире кага алмыйм. Андыйлар һәр сәясәтче, бигрәк тә катлаулы, милли төбәктәге сәясәтче тирәсендә була, әлбәттә. Икенчедән, минемчә, аны актив тәнкыйтьләүчеләр аның бу ишарәләрен татар халкы ягына таба каеру кебек күрә. Әмма аның милли мәсьәләләр турында язган нәрсәләре һәр халыкка карата кулланырлык, һәм аларны бары тик хупларга гына кирәк. Миңнеханов бу максатлар өчен беркемнең дә акчасын алмый һәм үзенә өстәмә вәкаләтләр таләп итми бит.

— Әмма аны ул тезислары өчен түгел, ә ул тезисларның чын күңелдән язылмаганлыгы өчен тәнкыйтьлиләр. Шул ук Эльза Нисанбекова сайлау канунының бозылуы турында яза. Нисанбекова үз комментарында аның татар телен укыту мәсьләсен кулдан ычкындыруы, ә хәзер үзен «безнең үз татарыбыз» итеп күрсәтергә маташуы турында яза. Ягъни, язганнары өчен түгел, ә ул язылганнарның аның гамәлләре белән ни дәрәҗәдә туры килүен тәнкыйтьлиләр.

— Әлбәттә, бөтен нәрсәне Миңнехановка гына аударып була. Әмма бу бит аның вәкаләтендә түгел, мәгариф өлкәсе Татарстан вәкаләтенә карамый. Татарстан нидер эшләргә тырышып карады, бәлки бар көченә булмаса да. Әмма башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан ахыргача каршы торды бит. Федераль хакимияткә төрле мөрәҗәгатьләр дә булды. Аның көче бөтен нәрсәгә җитәрлек түгел, ни дисәң дә, Татарстан зур федерациянең бер өлеше генә. Миңнехановны тәнкыйтьләп була, әлбәттә. Әмма ул ни эшли алсын? Мәйданга чыгып тәүбә итәргә һәм мине кире татарлыкка кайтарыгыз дип әйтсенме? Әлегә андый механизм юк. Әнә әрмәннәр Симоньянны (Маргарита Симоньян — Russia Today каналы җитәкчесе — ред.) әрмән халкы арасыннан куып чыгарырга тәкъдим итә. Мин мондый нәрсәләрне бик хупламыйм. Тәнкыйтьләгәндә чынбарлыкка карап тәнкыйтьләргә кирәк. Аның ул чакта нәрсә эшли алганы да бик аңлашылмый. Мин нинди мөмкинлекләр булганлыгын да һәм аның юридик ягын да якынча чамалыйм.

 

Чыганак: Азатлык радиосы сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий