Үзбәкстаннан бер хәзрәт: «Көн дә Илсөя өчен дога кылам»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдәге шәхси битләрен җентекләп, язылучыларның комментарийләренә җавап биреп баручы артистларның берсе. Чираттагы постын да җырчы үзенә килгән теләкләр, хатларга багышлап, рәхмәтләрен белдереп язды. 

«Кайвакыт шундый ихлас теләкләр теләгән коментлар була…рәхәәәәт булып китә күңелгә! Көне буе рәхмәт укып йөрим! Күптән түгел Үзбәкстаннан бер хәзрәт: «Көн дә Илсөя өчен дога кылам. Сәлам җиткерегез» — дип язды. Сабада да, Әлмәттә дә, Түбән Камада да, Казанда да, Башкортостанда да бар андый, миңа багышлап дога кылучы кешеләр, беләм! Алланың рәхмәте яусын сезгә! Мине гомерләрендә бер тапкыр да күрмәгән кешеләр дә бар араларында!

Әби әйтә иде: «Сиңа дога кылучы кешеләр булганда, тормышың матур барыр! Изгелек эшләргә тырыш… Татлы сүзеңне җәлләмә, тапканың белән җүлеш! Бер чыкса — ике керер! Закуны шул!» — дия иде.»

 

 

 

 

Чыганак: Илсөя Бәдретдинованың Инстаграмы

Бәйле