Россия туристларын ни өчен Швейцарияга кертмиләр?

-- kadria
// Татар Тудей // Татар Бүген //

15 августтан Швейцариягә анда яшәүгә хокукы булган гражданнар гына керә алачак һәм 10 көнлек карантин үтәргә тиеш булачаклар. Русия туристлары өчен әлегә керү ябык.

«Русия югары куркынычлы илләр төркеменә керә, шуңа күрә яшәү урыны буенча 10 көнлек карантинны узу мәҗбүри, әлегә Швейцариягә яшәүгә хокукы булган гражданнар гына йөри ала. Россия туристлары өчен әлегә керү ябык», диде агентлык әңгәмәдәше, тиешле сорауга җавап биреп.

Элегрәк РФ территориясендә яңа коронавирус инфекциясен кертү һәм таратуны кисәтү буенча оператив штаб 2020 елның 15 августыннан Швейцария белән авиаэлемтәнең яңартылуы турында хәбәр иткән иде. Рейслар атнага бер тапкыр Мәскәү — Женева — Мәскәү маршруты буенча башкарылачак.

 

 

Чыганак: ТАСС сайты

Бәйле