Әминә Ибниева: «Дәүләт шәһәрдә яшәүче инвалид белән авылда яшәүче инвалидны тигез итеп күрми» [видео]

-- kadria

Азатлык Биектау авылында яшәүче беренче төркем инвалид Әминә Ибниева белән очрашып аның тормышы, инвалидларның җәмгыятьтәге проблемнары, татар теленең бүгенге хәле һәм башка темаларда әңгәмә корды.

Әминә Ибниевага 60 яшь. Һөнәре белән филолог. Биектау районы Кече Битаман авылында гаиләдә алтынчы бала булып туган. Ике яшендә әтисе вафат булган. Кечкенә чагында табибларның операция ясаганда хаталануы аркасында инвалид арбасына утырган. Мәктәпне санаторийләрдә дәваланганда тәмамлаган. Хәзер Биектау авылында яши. Өйдән торып балаларга һәм өлкәннәргә репетитор буларак татар һәм урыс телләрен өйрәтә. Испан, поляк һәм алман телләрен белә. Азатлык Биектауда Әминә апада кунакта булып аның тормышы һәм республикадагы хәлләр турында сөйләште.

— Әминә ханым, тормышымда татар телен ике тапкыр югалтып, ике тапкыр яңадан өйрәндем дидегез?

— Миңа хастаханәләрдә ятканда гел урысча гына укырга туры килде. Татар телен өйрәнергә мөмкинлек булмады. Татар телен беренче табуым, хастаханәдән авылга кайтып беренче сыйныфка укырга кергәч булды. Мин татарча аңлый идем, ләкин татарча сөйләшә алмый идем. Югалган телемне икенче тапкыр табуым мәктәпне хастаханәләрдә тәмамлап авылга аттестат алып кайткач булды. Телне бит китап укып кына өйрәнеп булмый, сөйләшергә дә кирәк. Шул телдә уйларга кирәк.

— Мәктәпне бетергәч укуыгызны дәвам иттегезме?

— Уку теләгем бик зур иде. 10 сыйныф белем белән генә яшәп булмаячагын аңлый идем, югары белем аласым килде. Беренче теләгем хокукый белем алу теләге иде. Үз тормышыма реаль карадым. Кая да булса чыгып эшли алмый идем. Хокукчы-консультант булсам, тормышым җиңеләер дип уйладым. Укуны бетергәч тә хокук институтына керә алмадым. Төрле сәбәпләре булды. Берәр һөнәр үзләштерәсем килде. Инвалид пенсиясе белән әллә кая барып булмый иде, мин чигү эшен өйрәндем. Уку теләгем беркайчан да сүрелмәде. Шуңа, соңлап булса да, Мәскәүдәге телләр өйрәнү институтына читтән торып укырга кердем. Испан телен өйрәндем. Аннан 1983 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына кердем һәм 1993 елда аны тәмамладым.

— Сез хәзер өйдән торып кешеләргә татар һәм урыс телләрен өйрәтәсез, бу һөнәрегез булмаса, инвалидлык түләве белән генә тормыш алып барып булыр идеме?

— Әгәр эшем булмаса, бу пенсиягә генә яшәп булмый. Башка пенсияләр белән чагыштырганда, безнең пенсия алай кечкенә түгел дип әйтик. Әмма яши башлагач ул катастрофик дәрәҗәдә җитми.

— Нәрсә алырга җитә сезнең пенсия?

— Фатир өчен түләргә җитә. Ачлыктан үлмәскә җитә. Кибеткә баргач тукта, ит тә алыйм, колбаса да алыйм әле дисәң, андый мөмкинлек юк. Йә итне генә аласың айга бер кило, йә колбаса гына аласың. Ә дарулар ала башлагач ит һәм колбасаны онытасың. Дарулар бик кыйбат бит. Социаль пакетка иң арзанлы, булышмый торган дарулар гына керә. Бинт та, мамык та, шприц та, укол кадый башласаң, спирт та керми. Аларның бөтенесен үзеңә сатып алырга туры килә. Айга 6-7 мең сум даруларга гына китә.

— Даруханәләргә сез ничек йөрисез?

— Мин яшәгән подъездда махсус җайланма торса да, мин бик чыгып йөрмим. Беренчедән, минем электр белән эшли торган арбам юк, хәлем бетә. Хөкүмәт безнең кебекләргә электрик арба бирми, аны аягы да, кулы да эшләмәгән инвалидларга гына бирәләр. Минем куллар эшләсә дә, еракка бару бик авыр. Икенчедән, минем социаль ярдәмчем һәм дусларым бар. Даруларга барып килүдә алар ярдәм итә.

Дөрес, даруханәгә социаль ярдәмчем йөрми, чөнки ул хезмәт бик кыйбат. Без беренче төркем инвалидлар пенсияне 8 мең генә алмыйбыз. Шуңа күрә хөкүмәт безнең кебекләргә социаль хезмәткәрне түләүле итте. Без социаль хезмәткәр безгә килеп ярдәм иткән өчен социаль яклау үзәгенә үзебез акча түлибез.

Шуны да әйтәсем килә, дәүләт шәһәрдә яшәүче инвалид белән авылда яшәүче инвалидны тигез итеп күрми. Без, авылда яшәүче инвалидлар, бу хезмәткәрләргә күбрәк түлибез. Моның сәбәбе, янәсе социаль хезмәткәрнең инвалидлар янына килеп җитүе авыррак булуы икән. Күрәсең, дәүләтнең сәясәте шундыйдыр инде, безне бу дөньядан тизрәк куарга телиләр.

— Кибетләргә дә шул социаль ярдәмче йөриме?

— Әйе, ул һәм дусларым йөри. Социаль ярдәмчене дә кибеткә бик җибәреп булмый, чөнки ул атнага бер генә тапкыр килә. Әйтик, миңа бу атнада ул килгәндә ипи генә кирәк ди, ипи күпме тора? Ә аның хезмәте 160 сум тора. Даруханәгә барса, аның хезмәт хакы 500 сум тора, бер бару өчен бу бәя. Бәлки миңа кечкенә генә әйбер кирәк булыр. Ул аны дәүләткә күрсәтергә тиеш. Аның бугазына басып, син нишләдең син инвалидка нинди ярдәм күрсәттең диләр. Менә шулай итеп без шушы пенсиягә яшәргә тиеш. Аннары шуны онытмагыз, без аяксыз инвалидлар. Без ул кешенең килүен бик көтеп алабыз. Өске шүрлекләрдән әйберләр алып бирәсе була кайчак. Ә аны шуның кадәр нык тикшерәләр, сәгатен-минутын саныйлар. Элек тузан сөртү хезмәте дә юк иде. Хәзер ярый аны бер хезмәт итеп исәпли башладылар.

— ​Татарстанда инвалидларга тормыш итү өчен уңайлыклар ни дәрәҗәдә?

— Минем өй керешендә инвалидлар өчен чыгу-керү җайланмасы бар ансы. Баскычлардан күтәргеч тора. Аның өчен биш ел көрәштем, хакимият бары шуннан соң гына куйды. Ә йорттан чыгып киткәч уңайлылык бетә. Бездә бит кибетләргә яисә башка оешмаларга керә торган урыннарда махсус инвалидларның килүен хәбәр бирә торган кыңгыраулар да эшләми хәтта.

— ​Бу турыда тиешле урыннарга хәбәр итәсезме соң?

— Язабыз, роликлар чыгарабыз, прокуратурага язабыз.

— ​Хакимият бу шикаятьләргә җавап бирәме?

— Прокуратура яхшы эшли. Менә хәзер инвалидларга уңайлылыклар тудырмаган түрәләрне мәхкәмәгә бирергә җыеналар. Бездә бүтәнчә булмый хәзер. Бездә кануннар бар, әмма аларны гамәлгә ашырмыйлар.

— ​Әминә ханым, Татарстанда инвалидлар өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?

— Кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр ансы, ләкин аларның сыйфаты юк. Сыйфаты начар түгел, ә бөтенләй юк. Мондый әйберләргә сыйфат дип әйтү өчен Аллаһтан оят. Памперс дигәне ага, арба дисәң, ансы авыр, йөрми. Арбага утырганда җилкәләрне күтәреп утырабыз. Арбаның култыксалары култык астында булырга тиеш түгел, ә аларга без таянып утырырга тиеш.

Мин хөкүмәт тиешле акчаны бирә дип уйлыйм, әмма ул акча каядыр китеп бетә. Тик торганда Ганибаевны (Русия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе. 3 июльдә кулга алынды — ред.) кулга алмаганнардыр инде. Шушы памперслар белән үз кесәсенә бер миллион акча урнаштырган бит. Ә аны яклап күпме кеше чыкты. Аны яклап матбугат очрашуы үткәрделәр диделәр. Ул җыелышта берәр арбалы инвалидны күрдегезме дип сорадым журналистлардан, бер арбалы инвалид та булмады диделәр. Бу нәрсәдер аңлатадыр. Йөргән кешегә памперс кирәкми, арбада утырганга кирәк.

— Бүген Татарстанда беренче төркем инвалидларның иң төп проблемы нәрсә?

— Кайсы якны алма, бөтенесе проблем. Дару проблем, пандуслар, арбалар проблем, киемнәр, өйдә яшәү проблем. Төгәл берсен генә әйтеп булмый. Ялгыз инвалид әйбер алам дип арбадан егылып төшсә, өендә аңа күтәрелеп утыру үзе бер проблем. Кызганыч, Татарстандагы инвалидлар оешмасы инвалидларның проблемнарын чишми. Инвалидлар кайда — шунда бик каты урлау бара.

— ​Сез инвалидлар хокукларын яклап Казанда пикетка да чыккан идегез.

— Нигә чыктым, беләсезме? Авылларда сугыш чорын кичергән әби-бабайлар бар. Хәзер алар ялгыз калды. Урын өстендә калдылар. Ничә еллар буе алар памперс ала алмыйча яттылар. Мин пикетка шул әби-бабайларны памперс белән тәэмин итүне таләп итеп чыккан идем.

— ​Татарстанда инвалидларга карата мондый салкын карашның сәбәбе нидә, сезнеңчә?

— Дәүләткә кеше кирәк түгел, шул гына. Түрәләргә сайлау вакытында гына кеше кирәк. Сайлау җитә башлагач, алар безнең ишеләрне ничек кенә күрәләр әле. Пенсионерларга сайлауга барыгыз дип ярдәм пакетлары да китергәннәр диләр. Миңа китермәделәр ансы. Мин газет аша да әйттем байкот ясыйм сайлауга дип, катнашмадым тавыш бирүдә. Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә каршы килдем.

— ​Нигә каршы килдегез?

— Бу баладан син әтиеңне яратасыңмы, шоколад яратасыңмы дигән сыман килеп чыкты. Тавыш бирүне мин сәер әйбер дип саныйм, барсы болганган ботка кебек булды.

— ​Озакламый Татарстанда президент сайлау җитә, катнашырга уйлыйсызмы?

— Мин Татарстан президентын сайламыйм, чөнки ул сайланган инде. Дөрес сайлау булса, бик күп үзгәрешләр булыр иде. Хәзерге депутатларның кайсысы гына депутат булыр иде икән? Мин хәзер йөрмим сайлауларга. Сайлау тәртибен дә үзгәрттеләр. Агач төбенә барып сайлап булгач, аны өч көнгә кадәр сузгач, бу сайлау карикатура була инде. Мин анда катнашмыйм. Намусым чиста булсын.

— ​Сезнең кебек аяклары йөрми торган инвалид Антон Кайнов депутат булырга теләвен әйтте. Сезнең дә инвалидларны кайгырту өчен депутат булып сайланырга теләгегез юкмы?

— Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып барырга теләгем бер дә юк, чөнки алдаша да белмим, урлаша да белмим. Мин турысын әйтәм.

— ​Депутат урлашмыйча яши алмыймы?

— Аның өчен дөрес депутат булырга кирәк. Антон Кайнов сайлана калса, анда эшли алмас дип уйлыйм, ирек бирмәсләр аңа эшләргә.

—​ 2002 елдан башлап репетитор булып ныклап эшли башладым дидегез. Эш тәҗрибәгезгә карап әйтегез әле, татар телен өйрәнү белән кызыксыну соңгы елларда нинди дәрәҗәдә?

— Арта дип әйтер идем. Бу яшьләрдә түгел, ә олы яшьтәгеләрдә күзәтелә. Телне ныграк кыскан саен татарлар үзләренең татар булуын күбрәк искә төшерә. Татарча сөйләшмәгән кешеләр дә курсларга язылып татар телен өйрәнә. Бу арту 2017 елдан соң бик сизелде. Шунысы кызык, урыслар да татар теле белән кызыксына башлады.

— ​Сез татар телен нинди форматта өйрәтәсез? Күбрәк сөйләшүгә басым ясыйсызмы, әллә инде грамматиканы да тигез итеп өйрәтәсезме?

— Телне грамматиканы өйрәнмичә өйрәнеп булмый. Безгә грамматика кирәкми, безнең сөйләшәсебез килә дип әйтүчеләр бар. Килешләр белмичә сөйләшеп карагыз әле алайса дим. Шуннан алар минем белән килешәләр. Грамматиканы, сөйләм телен һәм аларны сөйләштереп татарчага өйрәтәм.

— ​Бүген мәктәпләрдә татар теле ни хәлдә?

— Бик начар. Телне өйрәнү укытуга да карый бит. Минемчә, бөтен системны алыштырырга кирәк. Татар теленә каршы килгәндә мин әйтә идем, ярар, татар телен бетерегез, дәресләрне бетерегез, татар теле урынына урыс теле керсен. Аннан гына балаларның белеме артамы соң? Атнага ун сәгать урыс теле булса да, барыбер репетитор эзләячәксез дидем. Миңа татар кешесенә урыс телен өйрәнергә киләләр бит.

— ​Мәктәпләрдә ике сәгать татар телен өйрәнеп телне саклап калып булачакмы?

— Юк. Аның бит берсе татар теле, берсе әдәбият. Мин шуны аңламыйм, безнең Татарстан Конституциясендә татар теле дәүләт теле дип язылган бит. Дәүләт теле буларак нишләп аны мәктәптән кудылар икән? Кысрыклап чыгардылар икән? Татар теле белән урыс теле бер тигез булырга тиеш түгелме соң? Минемчә, түрәләргә татар теле чынлап та кирәк түгел. Алар бит Татарстанны эш урыны итеп кенә саныйлар.

— ​Татар телен мәктәпләрдә шул ике сәгать белән генә булса ничек итеп саклап калырга була, филолог буларак нинди киңәш бирер идегез?

— Безгә хәзер бөтен җирдә үз телебездә сөйләшергә кирәк. Хәзер татар дигән сүз юкка чыгып бара. Тел бетсә, милләт белән бик күңелсез хәл булачак. Ә бу юл белән барабыз икән, безнең телебез бетәчәк. Телебез белән бергә милләтебез дә бетә. Үзара сөйләшеп кенә түгел, телне мәктәпкә кайтарып сакларга кирәк. Яшермим, мин — милләтче. Һәрбер милләт үз телендә сөйләшергә тиеш, үзенең гореф-гадәтләрен онытырга тиеш түгел дим мин.

— ​Хакимияткә әйтер сүзем бар дип әйткән идегез…

— Хакимияттә дә кешеләр утыра бит. Сез, түрәләр, аз гына Аллаһны бар дип белегез. Халыкны һаман изеп булмый. Халык та пружина кебек, бер көнне кире бәрергә мөмкин. Намус дигән әйбернең барлыгын онытмаска кирәк. Яшьрәк чакта ул борчымаска мөмкин, әмма картая төшкәч, ул намус бәргәләнә башлый. Раскольниковны исегезгә төшерегез. Кеше булуыңны онытмаска кирәк. Ә кешедә намус булырга тиеш.

 

Чыганак: Азатлык Радиосы сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий