- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казан янындагы ял базасында йортлар янган, бер хатын-кызның тәне пешкән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген кичке алтыда Лаеш районындагы «Хезмәт ветераннары – 9» дача ширкәтенең Зеленый Бор ял базасында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Кичке җидедә янгын сүндерелгән.
Янгында 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аның җилкәсе һәм табаны пешкән.
Чыганак: Бизнес-Онлайн