5 август, Тәбрис Яруллин Татарстан Милли китапханә директорының урынбасары итеп билгеләнде. Мәдинә Тимерҗанова матбугат конференциясендә Тәбрис Яруллинга шушы тәкъдимне ясады.
Бүген ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында беренче матбугат конференциясе үтте. Әлеге матбугат чарасы барышында яңа директор Тәбрис Яруллинга үзенең урынбасары булырга тәкъдим итте.
«Тәбрис Яруллин беренче чиратта иҗтимагый киңлекләр өчен җаваплы урынбасар булачак. Татар телле фондлар да, аларны иҗтимагый киңлекләргә кертү мәсьәләләре дә Тәбрискә тапшырыла», — диде Мәдинә Тимерҗанова.
Яңа җитәкчесе китапханә эшчәнлегендә мультимедиалар куллану эшләрен дә Тәбрис Яруллинга тапшырачагын әйтте.
«Бинага милли рух иңдерү буенча Тәбрис Яруллин минем уң кулым булачак. Ул моңарчы да шәһәр татар мәдәниятен таныту юнәлешендә үзенең булдыклылыгын күрсәтә алды. Минем бернинди шигем дә юк — ул бу вазифа өчен бик тә лаек кеше», — дип нәтиҗә ясады Мәдинә Тимерҗанова.
Чыганак: Татар Информ сайты