//Татар Тудей// Татар Бүген//
Дилә Нигъмәтуллина инстаграм битенә купальник киеп төшкән фотосын салган. Күп кенә инстачыларга ошамаган.
Җырчы инстаграм битенә ваннада купальник кына киеп төшкән фотосы белән бүлешкән.
Инстачылар пост астында шундый комментарийлар калдырган:
«Кемгә нәрсә исбатлыйсыз? Кирәкме ул сезгә яки безгә кирәк дип уйлыйсызмы?»
«Менә бу артык инде, матур да тугел»
«Килешми»
«Вәт китте замана»
Дилә Нигъиәтуллина җавапсыз калмаган: «Хәзер инде мин бер кешегә дэ бернәрсә дә исбатламыйм. Аллага шөкер, теләгән әйберемне генә эшлим», «Бигрәк инде оятсыз мин әйеме?»