Коронавирусның икенче дулкыны Русиядә көз, октябрь-ноябрь айларында башланырга мөмкин, дип белдергән «Комсомольская правда» га биргән интервьюсында вирусолог, профессор Анатолий Альтштейн.
«Sars-Cov-2нең икенче дулкыны, мөгаен, булачак… Алдан фаразлаганча ул сезонга карап үзгәрмәде. Күп кенә экспертлар, шул исәптән мин дә, җәен эсселек фонында ковид булмаячак дип уйлаган идем. Әмма без хаклы булып чыкмадык. Әйе, бераз кимү күзәтелә, әмма октябрь-ноябрь айларында салкынча һава торышы булгач коронавирус янәдән баш калкытачак», — диде Альтштейн.
Чыганак: Ватаным Татарстан