Россиялеләргә 10000 сум күләмендә яңа түләүләр вәгъдә итәләр. Аны кемнәр ала алыр?

-- Лейла

Россия Федерациясендә инвалидларны караучы эшләмәүче россиялеләргә айлык түләүләр кертергә кирәк. Бу хакта үзенең Telegram каналында ЛДПРдан депутат, Думаның хезмәт, социаль һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдерде.

Ул хәбәр иткәнчә, фракция федераль закон проектын әзерләгән, ул балачактан инвалид һәм 1 нче группа инвалид булган затлар артыннан караучыларга айлык түләүләр кертүне күздә тота. Түләү күләме 10000 сум тәшкил итәчәк һәм ел саен индексацияләнәчәк. Документ кабул ителгән очракта ул 2021 елдан үз көченә керә.

Чыганак: МК

Бәйле