Журналист Эльвира Фатыйхованың 1нче китабы чыга: «Мин аны үзем өчен көндәлек итеп кенә теркәп бардым»

Журналист Эльвира Фатыйхова нон-фикшн жанрында татарча китап чыгарган. Исеме дә кызыклы: “Шаманнар артыннан сәяхәт”. Бу Эльвираның беренче китабы. Аны тәүге адымы белән котлап, берничә соравыбызны да бирми кала алмадык:

— Эльвира, китап кем, нәрсә турында?

-Китабым — сәяхәтләрдән көндәлек форматында. Ул Хакасия, Тыва, Казахстан, Кыргызстан якларына сәяхәтләрем турында. Хакасиягә эш буенча барган идем, беренче баруымда аларның культурасын, тарихи җирләрен өйрәндем, эш беткәч тә сәяхәт итеп йөрдем әле. Андагы шаманизм белән христианлыкның бергә яшәве миндә зур кызыксыну уятты. Аннары бер ай да үтмәде – Тывага чакырдылар. Тывада буддизм белән шаманизм бергә яши. Аны өйрәнү дә бик кызык булды. Алардан кайтып, үз тәэсирләрем белән уртаклашып утырганда, бер танышым Казахстанга баргач, мәрхүмнәрнең җаннары белән аралашулары турында сөйләде. Кызык бит инде! Мин казахларны мөселманнар дип беләм, мәслән. Ә алар анда, каберлекләр буенча сәяхәт итеп, үлгән кешеләрнең җаннары белән сөйләшеп йөри икән. Бу да бит шаманизмның бер чагылышы. Казахстаннан соң Кыргызстанга барып кайттым. Китапның бишенче бүлеге Татарстанга багышланган. Әгәр кызыксыну уятса, ахыргы бүлекне аерым китап итеп, тагын да киңрәк язарга уем бар.

-Татарстанда да шаманизм бар мыни?

-Бездә изге җирләр буенча йөрүче төркемнәр бар икән. Алар да корбан чалып, Габделмансур, Габделхафиз һәм башка аталарның каберенә йөриләр, Иске Казанга баралар… Ул бүлектә мин Татарстандагы биш изге урын турында гына яздым, ләкин безнең республикада андый җирләр 200ләп.

-Иң үзенчәлекле урыннар кайсысы булды?

-Казахстан белән Кыргызстанда һәр көн бер тетрәнү булды: анда төн саен зиратта кунулар, корбан чалулар… Бер кызны корбан сарыгының каны белән коендырдылар… Минем өчен шок кичерә торган вакыйгалар күп булды анда. Шуларны язып бардым, тупладым һәм чыгардым инде. Төрле җирдә мондый кешеләр төрлечә атала: бакшы, акку, кам… Алай дисәм, беркем дә аңламас иде, шаман дигәч, аны бөтен кеше аңлый һәм, ахыр чиктә, аларның барысының асылы бер бит инде.

-Башлаган вакытта да ул китап буларак планлаштырылган идеме, әллә, журналист буларак, моннан мәкалә генә әзерләмәкче идеңме?

-Китап итеп язарга уемда да юк иде. Мин аны үзем өчен көндәлек итеп кенә теркәп бардым. Көндәлекләрем бик күп. Журналистикага укырга кергәч, Илдар абый Низамов көндәлек язарга мәҗбүр итте: һәркөн язарга дигән таләп куйды. Мин моны кайчан да булса бер зачетка кирәк булыр дип шүрләп язып бардым, шуннан сеңеп калган гадәтем. Көндәлекләремне җыештырдым да китап булды. Кыргызстанда бер бакшы: “Син бу юл турында китап язачаксың!” – дигән иде. Ул сүз бөтенләй онытылган, эшемнең азагында гына исемә төште…  Сәяхәтләрем турында газетага мәкаләләр дә язылды инде, ләкин анда күпме генә мәгълүмат сыя.

— Тиражы күпме? Үз акчаңа чыгардыңмы, әллә китап нәшрияты ярдәме беләнме?

-1000 данә, үз акчама чыгардым. Чыгаруы да минем өчен бер азарт, уен, эксперимент иде. Редактор, верстальщиклар эзләү, рәссам, тышлык дизайнеры табу бик кыен булды. Бу минем өчен берничек тә таныш булмаган өлкә. Әле типографияләр белән сөйләшүләр, ахыр чиктәге килешүләр, кәгазь боткасы… Ул коточкыч күп эш икән, җылы өйдә китап язып утыру иң җиңеле икән!

— Үзең шаманнарга ышанасыңмы?

-Мин элек андый нәрсәгә көлеп карый идем. Хакасиядә, Тывада аларның сүзләренә колак сала торгач, үзем генә белгән әйберләрне дә алар төп-төгәл әйтеп биргәч, ышана башладым. Казахстанда бөтенләй галәмәт хәлләр булды – ышанмыйча берничек тә булдыра алмадым. Анда безнең нәселдә үлгән бер кешенең җаныннан хәбәр әйттеләр: «Сезнең нәселдәге бер кешене су алып киткән, аның җаны минем янымда тора. Ул сезгә бик рәнҗи, чөнки сез аны догаларда искә алмыйсыз икән», диде. Сәфәремнән кайткач, ул кешене әбиләрдән сораштыра-сораштыра, шәҗәрәләрне актарып эзләдек һәм чынлап та таптык. Бөек Ватан сугышы вакытында, Днепрны кичкәндә, безнең бер туганыбызны су алып киткән булган. Ничектер ул нәселебездәге әрвахларның исемлегенә керми калган. Без аны ул исемлеккә кертеп, догалар багышладык. Аннары Кыргызстанда да ышанырлык булды инде… Суфый мөселманнарда мистика бик күп, әлбәттә, аларның йолаларын белеп тору татарларга да кызык булыр дип саныйм.

Китапны әлегә нибары бер ноктадан: Тукай урамы, 23 йортта урнашкан китап кибетеннән генә алырга мөмкин.

 

 

Чыганак: "Идел" журналы сайты

Бәйле