Дәүләт Думасына коронавирустан зыян күргәннәргә түләү турында закон проекты кертәләр. Түләүләрне кемнәргә бирмәкчеләр?

-- Лейла

Инициативаның авторлары «Гадел Россия» фракциясе депутатлары.
Дәүләт Думасына яңа коронавирус инфекциясеннән зыян күрүчеләргә түләү турында закон проекты кертелде. 

Алар COVID-19 аркасында эшсез калган һәм керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган россиялеләргә өстәмә финанс ярдәме тәкъдим итә. Закон проекты ай саен федераль бюджет акчалары хисабына ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Әмма Россия Министрлар Кабинеты әлеге инициативаны хупламый, чөнки хөкүмәт югары әзерлек режимын керткәндә гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул итәргә хокуклы, дип хәбәр итә «Российская Газета». Шулай ук анда яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гражданнар хәзер үк социаль ярдәм ала алалар, дип ассызыкладылар.

Чыганак: kazanfirst

Бәйле