Түбән Камада дамбада кызны коткарам дип үзе батып үлә

-- Лейла

Түбән Камада дамбада ир-ат батып үлгән, ул йөзә белмәгән кызны коткарырга маташкан. Фаҗига 6 август  кич Иске причал янындагы дамбада булган.

Яшь пар су коенырга килгән. Кыз суга кереп, күпмедер вакытта чокырга эләккән, һәм бата башлаган. Ир суга сикереп, аны коткара башлый. Нәтиҗәдә, кызны ул коткарган, тик, кызганычка каршы, үзе исән кала алмаган һәм батып үлгән, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Коену урыны җиһазландырылмаган. Урында коткаручылар эшли. Тәүлекнең якты вакыты җитү белән водолазлар эшкә керешәчәк.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле