Фаҗига: 8 айлык бала кайнар суга пешеп үлә

-- Лейла

Прокуратура Приморье краеның Чернигов районында 8 айлык баланың үлем шартларын тикшерә башлаган. Аның өстенә бик кайнар су түккәннәр. Баланы коткарып була иде, әмма аның әти-әнисе бер тәүлектән артык медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән.

Прокуратура хезмәткәрләре ата-аналарның үз бурычларын үтәвен тикшерәчәк. Моннан тыш, гаиләдән тагын бер баланы алу мәсьәләсе хәл ителә. Приморье крае прокуроры тикшерү нәтиҗәләрен һәм җинаять эшен тикшерү барышын шәхсән үзе контрольдә тота.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле